Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшьләрнең яңа уңышы

Узган шимбәдә Әлмәт шәһәрендә яшьләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча «Татнефть» акционерлык җәмгыяте кубогы өчен ярыш үткәрелде. Әлмәтнең арабыздан вакытсыз киткән танылган көрәшчесе Булат Вәлиев истәлегенә багышланган ул бәйгедә 15 команда, барлыгы 165 спортчы бил алышкан. Түбән Камадан анда «Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр барды....

Узган шимбәдә Әлмәт шәһәрендә яшьләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча «Татнефть» акционерлык җәмгыяте кубогы өчен ярыш үткәрелде.

Әлмәтнең арабыздан вакытсыз киткән танылган көрәшчесе Булат Вәлиев истәлегенә багышланган ул бәйгедә 15 команда, барлыгы 165 спортчы бил алышкан. Түбән Камадан анда «Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр барды.

Шәхси беренчелектә безнекеләрнең бишесе уңышка ирешкән: үз үлчәүләрендә Руслан Чернов (5нче мәктәптә укый), Булат Вафин (икътисад-хокук колледжы) - һәм Эльвир Әхәтов (медицина колледжы) җиңүчеләр, ә Булат Динмөхәммәтов (Каенлы авыл мәктәбе) һәм Ринас Кәлимуллин (Химия-технология институты) - икенче призерлар. Нәтиҗәдә, безнең команда тулы булмавына карамастан (сигез авырлык үлчәвенең алтысында көрәшкәннәр), келәм хуҗаларыннан - әлмәтлеләрдән генә калышып, командалар арасында икенче урынны алган. Яшь көрәшчеләребезнең бу уңышында тренерлары Илнар Гәрәевнең дә өлеше зур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев