Туган як

Ураза гаете котлы булсын!

Бәйрәм мөбәрәк булсын! Һәр гаиләдә җылылык, шатлык, татулык, мәрхәмәтлелек һәм иминлек хөкем сөрсен!

Мөселман кардәшләр ай дәвамында Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уразалар тотып, догалар кылып, тәравих намазлары укып, бу көнне ихлас бер дулкынлану белән көтеп алды. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, ихластан башкарган изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Көннәр тыныч, илебездә бәрәкәт булсын!Якыннарыбыз, туганнарыбыз белән аралашып, аларның бәхетенә сөенеп яшәргә язсын! Бәйрәм рухы, нуры һәркайсыбызга барып ирешсен! 
Амин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: