Ульяновск шәһәрендә узган Федераль Сабан туенда 400 дән артык түбәнкамалы чыгыш ясады

17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXll федераль Сабан туе узды.
Бәйрәм чаралары ипподром территориясендә һәм Җиңү паркында үтте. Сабан туена Россиянең 52 төбәгеннән 40 меңнән артык кеше килгән иде.
Кунаклар татар халкының милли уеннарында катнашты, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышты, татар ашларын татып карады. Җыр-биюләр, күргәзмәләр, милли мәйданчыклар беркемне дә битараф калдырмады.
Түбән Каманың ижат төркемнәре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша күпләрне үзенә җәлеп итте. Прологта 400 артык кеше катнашты.
Төп тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин катнашты.
«Бүгенге бәйрәмнең нинди дәрәҗәдә оештырылуын күрәбез. Ульяновск өлкәсе бәйрәмне яхшы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм, шулай ук Түбән Кама муниципаль районына аерым рәхмәт әйтәсем килә», – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Тантаналы өлештән соң массакүләм күңел ачулар дәвам итте. Берьюлы дүрт сәхнә мәйданчыгында концерт барды, анда Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең танылган артистлары чыгыш ясады.
Әлбәттә, Сабан туеның иң кызыклы бәйгесе – көрәш тә булды. Быел федераль Сабан туеның абсолют батыр исеменә Димитровградтан Сергей Павлик лаек булды.
Киләсе елда федераль Сабан туе Кемерово өлкәсендә Кузбасста узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 16:45«Гемонт» фирмасы эшчеләре, хезмәт хакы тоткарлану сәбәпле, забастовкага чыккан Түбән Камада Төркиянең «Гемонт» фирмасы эшчеләре янә забастовкага чыккан. Аларга өч ай хезмәт хакын түләмәгәннәр.5800
-
27 июнь 2022 - 13:46Гагарин урамындагы 4 нче йортта пенсионерны талаганнар 25 июнь көнне көндез Гагарин урамындагы 4 нче йортта талау очрагы булган.6200
-
23 июнь 2022 - 09:54Заря лагерында мөселман балалары өчен смена башланды
-
16 июнь 2022 - 09:25Сабантуй мизгелләре
-
25 июнь 2022 - 12:35Шәһәр яшьләре кайда ял итә?Түбән Камада шәһәр халкының игътибарына лаек матур урыннар күп. Шулар арасында яшүсмерләр буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырлыклары да бар. Безнең шәһәрдә яшьләр ничек ял итә соң?16700
-
23 июнь 2022 - 10:10Күбәләктәй очар чак...Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Әлеге мәсьәлә бигрәк тә педагогия көллиятләрендә булачак укытучы һәм тәрбиячеләр әзерләү процессында тирәнтен уйлап эш итүне таләп итә.22400
-
25 июнь 2022 - 12:35Шәһәр яшьләре кайда ял итә?Түбән Камада шәһәр халкының игътибарына лаек матур урыннар күп. Шулар арасында яшүсмерләр буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырлыклары да бар. Безнең шәһәрдә яшьләр ничек ял итә соң?16700
-
24 июнь 2022 - 10:27Яңа айдан – яңача1 июльдән, гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә. hәм, әлбәттә, кимүгә таба түгел.32700
-
23 июнь 2022 - 14:15“Түбән Кама Нефтехим”ның генераль директоры һәм Башкарма комитет җитәкчесе “Сугышчан дан” музеенда булган“Нефтехимик” отряды эзтабарлары үз хезмәтләре белән “Түбән Кама Нефтехим” ның яңа генераль директоры Игорь Климов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм шәһәрнең башка җитәкчеләре белән уртаклашкан. Хәтер һәм кайгы көнендә кунаклар “Нефтехимик” эзләү отрядының “Сугышчан дан” музеенда булган.29700
-
17 июнь 2022 - 12:47Шәhәрдә олылар өчен поликлиника төзеләчәк Түбән Камада олылар өчен поликлиника төзү планлаштырыла.60600
-
22 июнь 2022 - 09:45Түбәнкамалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар 22 июньдә шәhәрдә Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы билгеләп үтелә.44900
-
20 июнь 2022 - 19:13Ульяновск шәһәрендә узган Федераль Сабан туенда 400 дән артык түбәнкамалы чыгыш ясады 17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXll федераль Сабан туе узды.43000
-
17 июнь 2022 - 19:24Рамил Муллин “Кама Артек” лагерында сменаның ябылу тантанасында булган “Кама Артек” лагерында сменаның ябылу тантанасы узган. Бу уңайдан Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да килгән.39300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика