Туган як

2023 елда Федераль Сабантуйның кайда үткәреләчәге билгеле

Киләсе елда федераль Сабан туе Кемерово өлкәсендә Кузбасста узачак.

Бу хакта чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр иткән.

Быел Федераль Сабан туе 17 һәм 18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә узган. Түбән Кама, гадәттәгечә, бу зур чараның оештыручы булып тора. Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 500 кешелек делегация бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган.

"Ульяновск өлкәсе губернаторына, оештыручыларга аерым рәхмәт белдерәм", - дигән Рамил Муллин.

XXII Федераль Сабантуйның абсолют батыры Сергей Павлик булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: