Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү

Чаралар иртәнге 9.00 сәгатьтән Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда ветераннар хорының «Өмет» концерт программасыннан башлана.

Шул ук вакытта Лемаев скверында тематик интерактив мәйданчыклар, ачык һавада музей, мастер-класслар, фотозоналар һәм башкалар эшли.

10.00 – Җиңү монументы каршында тантаналы митинг һәм парад башлана. Анда шәһәрнең югары, махсус урта уку йортлары һәм мәктәпләре, көч структуралары һәм 
иҗтимагый хәрби-патриотик оешмалар катнаша.

11.30 – Халык иҗат йортында «Яз килде - Җиңү язы килде» исемле концерт марафоны старт ала. Анда шәһәр иҗат коллективлары 
һәм предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясаячак.

12.00 – шәһәр зиратында Татарстан чаңгы батальонының туганнар каберенә чәчәкләр салу тантанасы була.

15.00 – «Үлемсез полк» йөреше башлана. Быел колонна старты Химиклар-Төзүчеләр чатыннан башланып, Тынлы Аллея ягына үтеп, Җиңү монументы янында тукталачак.

21.00 – Җиңү мәйданында Мәскәү 
каласыннан килгән PER4MEN квартеты сугыш еллары җырларын башкарачак. 

22.00 – бәйрәм чаралары салют белән тәмамланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев