Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

«Сабан туе – хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе...»

Иртәгә, 11 июньдә, «Ильинка» комплексында узачак Түбән Кама Сабан туеның программасы.

Бәйрәм чаралары мәйданның берничә өлешендә үткәрелә. Иң беренче, иртән үк – сәүдә нокталары, ә 9.00 сәгатьтән барлык тематик мәйданчыклар эшли башлаячак. Сәгать 10 да үзәк мәйданда рәсми өлеш белән театральләштерелгән пролог башлана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов сөйләде.

Төрле чордагы авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, инде күп еллар дәвамында Түбән Кама Сабан туеның аерылгысыз өлеше һәм горурлыгы булып тора. Традиция буенча, алар нәкъ менә бәйрәмнең үзәк керү юлы янында урнаштырылачак.

Бәйрәмгә килгән кунаклар игътибарына шәһәр һәм район предприятиеләре күргәзмәләре дә тәкъдим ителә. Ул мәйданчыкларның үз бәйрәм программасы булачак.

Әдәби мәйданчык территориясендә Сабантуй татар милли бәйрәме тарихына, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, Түбән Кама нефть химиясенең беренче продукциясе чыгарылуга 55 ел, Татарстан Республикасында шин җитештерү тармагына нигез салучы Николай Зеленовка 90 ел тулуга багышланган китаплар күргәзмәсе, татар әдәбияты яңалыкларын тәкъдим итү, викториналар һәм конкурслар, иҗади остаханәләр, «Татарларның кунакчыллыгы» фотозонасы һәм инде һәркем яратып өлгергән «Ачык микрофон» форматында үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре булачак.

Теләгән һәркем Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазин иҗаты белән таныша алачак. Кунакларны кулдан әйберләр ясау осталары да сөендерәчәк. Быел аларга күрше шәһәрләрдән килгән халык осталары да кушыла, алар үзләренең декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре белән таныштырачак, ошаган әйберләрне сатып та алырга була.

Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгы тамашачыларны төрле халыкларның мәдәниятләренең күптөрлелеге белән шатландырачак. Һәр палаткада мили көнкүреш әйберләре, музыка коралллары, сый-нигъмәтләр һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителәчәк.

Авыл җирлекләре вәкилләре кунакларга «Авылкаем» – «Моя деревенька» тематик интерактив мәйданчыгын тәкъдим итә, анда авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне күрергә һәм сатып алырга, авыл тормышы һәм көнкүреше белән танышырга, районның иҗат коллективлары һәм солистлары концертын карарга, интерактив программаларда катнашырга мөмкин булачак.

Бәйрәмдә катнашучыларны берләштерүче төп тамаша – театральләштерелгән пролог. Анда быел 2000нән артык кеше катнаша: гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, вокалчылар һәм яшь тамашачы театры актерлары, театр һәм хореография коллективларында шөгыльләнүчеләр.

«Телебезнең, мәдәниятебезнең киләчәге аңа ничек каравыбызга һәм аны ничек саклавыбызга турыдан-туры бәйле булуын бүген һәркем дә аңлап бетермидер, бәлки. Нәкъ менә шуңа күрә дә тамашачыга көнкүрешебезнең якты картиналары, төп геройлар образлары, костюмнарда һәм атрибутларда чагылдырылган милли мәдәният элементлары, күңелгә якын көйләре һәм дәртле хореографик композицияләр аша җиткерергә омтылабыз», – диде Айзат Мәхмүтов.

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамланганнан соң спорт һәм гомуми ярышлар дәвам итә, ипподромда төрле токымлы атлар чабышлары башлана. Барлык кече сәхнәләрдә дә бер үк вакытта концерт программалары башланачак. Спорт ярышлары һәм милли уеннар, көрәш нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Язгы кыр эшләренә йомгак ясау, чәчү батырларын, белгечләрне һәм хуҗалык директорларын хөрмәтләү, котлау һәм бүләкләү милли бәйрәмнең әһәмиятле өлеше булып тора.

Бәйрәм кунакларын татар эстрадасы йолдызлары Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев һәм шәһәребезнең иҗат коллективлары, солистлары чыгышлары көтә.

Балалар иҗат коллективлары чыгышы – һәр бәйрәмнең матур бизәге. Мәктәпкәчә белеем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр тамашачыларны үзләренең концерт программалары белән сөендерәчәк. Моннан тыш, беренче тапкыр, үзәк мәйданда балалар өчен спорт программасы узачак.  

Авыл җирлекләрендә Сабантуйлар: Кече Җирекледә – 11 июньдә; Кама Аланында, Тоба, Югары Чаллы, Иске Чишмә, Болгар, Шәңгәлче, Ширәмәт авылларында һәм Трудовой поселогонда – 12 июньдә; Олы Афанас, Каенлы авылларында 13 июньдә була.

Хәзер исә, Түбән Кама Сабан туе белән беррәттән, 18 июньдә Ульяновскиның Үзәк ипподромында узачак федераль Сабан туена да әзерлек эшләре бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев