Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

26 апрель – Габдулла Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме

Тукай – халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Аның үлемсез әсәрләрендә халыкның иң тирән милли-тарихи хисләре чагыла. Шул ук вакытта, һәр чор кешесе бөек шагыйрьнең иҗатында шушы заманга якын яңгыраш таба. Газетабызның бу санында тәкъдим ителә торган шигырьләр Габдулла Тукайның туган көненә шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрдән бүләк булсын.

Туган телем

«Телем» диеп җирем ыңгыраша,
Кулларымда чылтырый богаулар.
Үткәннәрдән безгә Тукай дәшә,
Кайда сез, дип, кайда татарлар?

 

Туган җирем, телем һәм милләтем,
Ник арада тора диварлар.
Кыяларны алып ташлар көчле
Татар дигән бөек халкым бар.

 

Гасырлардан килгән анам телен,
Беләме соң безнең оныклар?
Бишек җырын алар тыңлап үссә,
Татар яшәр дигән өмет бар.

 

Гүргә иңдерәләр телебезне,
Туфрагын да тиздән атарлар.
Бөек Болгар нәселеннән булган,
Кайда соң сез, кайда татарлар?

Рәсимә Нәбиуллина

 

Кошлар һәм без

Ис китәрлек, көзен киткән кошлар
Язын кайтып таба оясын.
Йолдызларга карап таба диләр
Кошлар кайтыр юлын, кыйбласын.

 

Бер карасаң, без кошлар да түгел,
Исән чакта вакыт тапмыйбыз.
Сагынсак та дөнья куып йөреп,
Туган нигезләргә кайтмыйбыз.

 

Күз күтәрми генә өлкәннәргә
Акланабыз табып юк-барны.
Беләбез бит юкса көткәннәрен
Әти-әниләрнең рухлары.

 

Күпме йөреп була дөнья куып,
Башыбызны салып юләргә
Барын булдырабыз, тик көч җитми
Үзебезне генә җиңәргә.

Никифор Тукмачев

 

Авылымның язы

Тынгы бирми һаман җанга
Авылымның язы.
Тып-тып тамган тамчылары
Кар эрегән чагы.

 

Хушбуй кебек тартып тора
Авылда яз исе.
Талларымның бөреләре
Йомшак мамык төсле.

 

Гөрләвекләр тынгы бирми,
Язгы ташкыннары.
Боз киткәнен күңелемнең
Көтеп ашкынганы.

 

Инеш яры буйларында
Яшел хәтфә болын.
Шул болында кичләр җиткәч
Җыр-биюле уен.

 

Сагындыра авылым язы
Кайткангамы азга.
Очар кошлар кебек кайтам
Авылыма язда.

Рушания Габбасова

 

Йөрәк тибешләре

Йөрәк тибешләрен тоям,
Ерак, ерактан.
Ходай күрәсең кешене,
Шулай яраткан.

 

Сөйгәннәр генә тоялар,
Йөрәкләр хисен,
Син ул минем иң кадерле,
Иң якын кешем.

 

Яратам, дип, әйтеп була,
Йөрәк кушканда.
Йөрәкләр бергә тибәләр.
Сөю булганда.

 

Бер кушылган язмышларны,
Аеру кыен.
Син ул минем иң кадерле,
Яраткан ярым.

 

Йөрәк тибешләрең тыңла,
Ялгышмас өчен.
Авыр булганда аңларсың,
Мәхәббәт көчен.

 

Бәхет телик сөйгәннәргә,
Мәхәббәт булсын.
Сөйгән ярлар бер-берсенә
Елмаеп торсын.

Марс Хафизов

 

Билгесез солдат кабере

Калкулыкта ялгыз кабер тора,
Тирә-ягын чирәм каплаган.
Кем газизе күмелгән соң монда?
Нигә гөлләр чәчәк атмаган?
Фашист-палач кылган явыз эшен,
Актарылган газиз җир-ана.
Канлы туфрак яңгыр булып яуган,
Гөлләр үсми, кайнар яшь тама.
Әйтче, солдат, кем баласы соң син?
Туган җирең кайсы илләрдә?
Кылганнар да дәшми, башын игән,
Моңсуланып исә җилләр дә.
Ничәнче ел эзли инде ана
Яу кырыннан үзенең баласын.
Ташны уеп, «билгесез» дип язган,
Кайдан тапсын йөрәк парәсен?
Ана карый ерак офыкларга,
Эндәшә күк улы, елмаеп.
Карт анага сердәш булып күктә
Тик ялгыз ай йөзә моңаеп.

Гөлчирә Ибәтуллина

 

Ак чәчләрең, әни

Күзләреңдә якты, җылы нурлар,
Балкып тора бер дә сүрелми.
Чәчләреңә кунган ак бәсләр дә,
Яңгыр, бураннарда эреми.
Йөзләреңдә шәфкать алсулыгы,
Гел шул килеш – бер дә югалмый.
Синең, әнкәй, күң(е)лең шундый чиста,
Сакланган соң ничек тапланмый.
Чәчләреңә кунган бәсне синең,
Узган еллар бер дә киметми.
Ак чәчләрең авыр еллар төсе,
Язлар аны шуңа эретми.
Юл чыкканда әйткән изге сүзең,
Күңелемнән, әнкәй, һич китми.
Еллар үтеп чәчем бәсләнсә дә,
Сагынуларым сине гел бетми,
Юксынуым сине гел бетми.

Васил Камалов

 

Тукайны сагыну

Җир шарының көньягыннан,
Яз җилләре агыла.
Көтеп алам яз айларын –
Якын алар җаныма.

 

Кошлар сайрый өзеп-өзеп,
Гөрләвекләр җыр суза.
Иртә таңнан өй буенда
Тамчы бии кубызга.

 

Өмет белән ишәюләр
Көткәндә һәр ояда,
Аңлап халкың уй-хисләрен
Син тугансың дөньяга!

 

Шул чакларның моң-аһәңе
Безгә килеп тоташа.
Без карыйбыз бу җиһанга
Синең иҗатың аша.

 

Туган җирләр илһам биргән,
Моң алгансың халкыңнан.
Синең иҗат кыйммәт безгә –
Кыйммәт мәрҗән, алтыннан.

Нурзия Мирхазова

 

Гөлбакча

Тукай безгә калдырган бай, олы мирас
Аны белүчеләр бик күп, белмәүче аз.
Бу зур мирас үлчәнмидер акча белән,
Үлчәнәдер күңелләрдә чәчәк аткан бакча белән.

 

Ниләр генә үсми монда, чәчәк атмый,
Матурлыкны сөючеләр алга атлый.
Бакчачыга көч өстидер, бирәдер дәрт
Серле әкият, хак хикәят, моң – шигърият.

 

Гөлбакчаны карау, саклау безнең эштер,
Җаны булган һәр татардан өлеш тиештер.

Нурулла Гаптуллин

 

Белә торып

Белә торып утка керәм кайчак,
Янып бетеп көлләр булган бар.
Шуннан соң да кабат яралырга
Язгы бөре булып тулган бар.

 

Канатларым утта көйгәндә дә,
Мескенләнеп янам димәдем.
Йөрсәм йөрдем усал бүре булып,
Сарык тиреләре кимәдем.

 

Куштанлыкны никтер җенем сөйми,
Ышык эзләмәдем шуңамы.
Дөреслекне өстен күргәнгәме,
Тибәрделәр дусы, туганы.

 

Үзем һаман җырлап, гөрләп яшим,
Серне биргән юк ул ятларга.
Тик сабырлык кайчак җитеп бетми,
Белә торып керәм утларга.

Фәнүзә Сабирова

 

Йокысыннан уяныр

Кичә генә ап-ак иде,
Авылым урамнары.
Дөньяларны бизәгәндә,
Сыерчык бураннары.

 

Бүген юа җирнең битен,
Иртәдән ләйсән яңгыр.
Ләйсән яңгырлар үтүгә,
Җылы яз җиргә кайтыр.

 

Зәңгәр күктә тургай моңы,
Талда сайрар сандугач.
Канат кагып сыерчыклар,
Җырын сузар таң тугач.

 

Кояш нурыннан дәрт алып,
Кошлар җырыннан – илһам.
Язның сихри моңнарына,
Кушылыр барча җиһан.

 

Шау-гөр килер гөрләвекләр,
Язгы ташу кузгалыр.
Тиздән, тиздән җир анабыз,
Йокысыннан уяныр.

 

Уяныр да җир өстенә,
Ябар яшел хәтфәсен.
Агачларны бизәп куяр,
Сихри төскә һәммәсен.

Мирзанур Шәймурзин

 

Җылы көтә күңел

Җылы эзли күңелем һәрнәрсәдән,
Җылы эзли, хәтта ак кардан.
Җылы эзли ачы кышкы җилдән,
Җылы көтеп, гомер кыскарган.

 

Өзгәләнеп язны көткән сыман,
Җылы эзлим һаман җаныма.
Кайчак кулларымны алга сузып,
Хыялымда сиңа сарылам.

 

Кояш җылысына сыенгандай,
Гомерем буе җылы эзләдем.
Җан җылысы көттем карашыңнан,
Өметемне бер дә өзмәдем.

 

– Нигә кирәк җылы караш, – дисәң,
Җавап эзләдем элгәре.
Җан җылысы кирәк бер-береңә,
Өшетмәсен тормыш җилләре!

Анастасия Усачева

 

Уйлагыз

Итагатьле хак мөселман
Йөзе газиз илемнең.
Җанга якын анам теле,
Сүзе татлы телемнең.

 

Бар халыклар тигез булу
Максатында халкымның.
Ирекле туса да җиргә
Иреге юк халкымның.

 

Гадел тормыш белән яшик,
Төп канун булсын нигез.
Чын дуслык шулчакта була,
Милләтләр булса тигез.

 

Аз милләтләрне кысалар,
Теленнән биздерәләр.
Сезгә бүген нәрсә җитми,
Әйтегезче, түрәләр?

 

Тау кадәр байлык җыйсаң да
Булмас яңадан туу.
Уйлагыз әле, кешеләр,
Өч көнлек дөнья бит бу!

Рәфыйк Әхмәди

 

Китеп баралар...

Шагыйрьләр китә, шагыйрьләр,
Китәләр асыл ирләр.
Үкенеч телә бәгырьне,
Шашып исәләр җилләр.

 

Язылмаган күпме шигырь,
Әйтелмәгән сүз китә.
Шагыйрь күң(е)лен кем аңласын,
Ул бит җылы сүз көтә.

 

Калды бары китаплары,
Рәсемдә – моңлы күзләр.
Укыймын да, хәйран калам:
Алтыннарга тиң сүзләр.

 

Табигать тә елый кебек,
Туктамый яңгыр ява.
Шагыйрьләр китеп баралар...
Күзләрдән яшьләр тама.

Нәфисә Баязитова

 

Такмаклар

Яңа ел да килеп җитте,
Сиздерми, ипләп кенә.
Бетсә бетсен импорт товар,
Бетмәсен икмәк кенә.

 

Чит илләр тыюларына,
Исем китми, төкерәм.
Кишер, суган, бәрәңгене,
Үз бакчамда үстерәм.

 

Бигрәк «мескен» хәлгә төште,
Рәсәй «рубль»ләребез.
Доллар белән тигезләшсә,
Яхшырыр хәлләребез.

 

Бензин бәяләре арта,
Нефтьнеке төшсә дә.
Халык кадерле илләрдә,
Бу хәл кермәс төшкә дә!

 

Алла боерса яхшы тормыш
Безгә дә килеп җитәр.
Каһәр төшкән таҗ вирусы
Кайчан булса да бетәр!

Инсаф Кашапов

 

Бәхет үрәм

Такыя үргән кебек бәхет үрәм,
Ничек итеп таҗны бозмаска.
Җанымдагы булган кайгыларны,
Бу бәйләмгә ничек кушмаска?

 

Мин үземә бик еш сорау бирәм,
Җаваплары һич тә күренми.
Тик бәхетле кеше бу тормышта,
Юк-бар кайгыларга бирешми.

 

Табигатьтә бар да чиратлаша,
Яңгыры да, кары, бураны.
Агачлар да гөл чәчәктә язын,
Шифалары юа яраны.

 

Буталмасын өчен тойгыларым,
Ашыкмыйча җыям чәчәкне.
Җирдә бары аклык, сафлык күреп,
Такыяга кушам бәхетне.

Роза Шәехова

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев