Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

“Бүген бәйрәм – Питрау көне...”

12 июль – Питрау, җәйне озату бәйрәме. Питрау ул – табигатьне олылау, аның биргәннәренә шөкерана итү, табигатьнең гүзәллегенә, иркенлегенә соклану, мактау җырлау. Бәйрәм халыкның урып-җыюга керешер ал¬дыннан бер очрашып, күңел ачу чарасы да.

Питрау – җәйнең кыл уртасы. Бу көнне үсемлекләр үсүдән, кошлар сайраудан туктый, диләр. Шушы көнне җыеп киптерелгән дару үләннәре аеруча файдалы диләр. Шуңа күрә, иртәнге якта ук басу-кырлардан чәчәкләр җыеп кайтып өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Питрау бәйрәмендә бер- берсенә кунакка йөрешкәннәр.

Бәйрәмнең электән үк килгән үз гореф-гадәтләре, йолалары бар. Авыл халкы Питрауга ике атна кала печәнгә төшкән, иртәгә Пит- рау дигән көнне авылга кайт- каннар. Печәнчеләрне авыл халкы коймак пешереп, тәкә суеп көтеп торган. Ашап, ял итеп алгач, шул урында бәйрәм башланган. Авылда ничә гармунчы бар, түгәрәк ясап, кунакларны биеткән. Җәй коры килгән елда, биючеләрдән чыккан тузанны басар өчен мәйданчыкларга су да сибеп торганнар. Шу- лай итеп, авыл халкы таң атканчы күңел ачкан. Кичке уенда кызлар егетләр белән танышкан. Кайбер кызлар бәйрәмгә атап, махсус өчәр күлмәк тектергәннәр: иртән, көндез, кичен кияргә.

Һәр халыкның үзенә генә хас булган милли бәйрәмнәре аларның кунакчыллыгын, телләренең җорлылыгын, киң күңеллелеген, бердәм- леген чагылдыра. Питрауда керәшен халкының бердәм- леген, татулыгын чагылдыру белән бергә, халыкның җиң сызганып печәнгә, уракка төшүен аңлата торган бәйрәм.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев