Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Алабугада Спас ярминкәсе-2022

2022 елның 5, 6, 7 августында Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе булачак.

Традиция буенча, чара Алабуга шәһәренең Шишкин буалары районындагы тыюлык өлешендә, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи үзәк урамнары территориясендә узачак.

Ярминкәдә ювелир бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык эшләнмәләре, агачка бизәкләр, керамика, гжель, тирене нәфис эшкәртү, тегү һәм курчаклар, чеканка, гравировка, тимергә бизәкләр ясау, лык, пыяла, лоза эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Танылган артистлар һәм фольклор коллективларның чыгышлары бәйрәмгә тагында матурлык бирәчәк.

Ярминкә кысаларында «Алабуга шәһәренең осталар ишегалды» проекты, «Вдохновение» автор җыры һәм нәсел утарлары фестивальләре узачак, «Бал шәһәрчеге» ачылачак, авыл хуҗалыгында җитештергән продукцияләр күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: 2021 елгы Спас ярминкәсендә мең ярымга якын катнашучы булган һәм анда гомуми 170 меңгә якын кеше җыелган иде.

Алабугада Чаң тавышы фестивале-2022

Бөтенроссия Спас ярминкәсен үткәрү кысаларында 5, 6, 7 августта Алабугада XV Бөтенроссия Чаң тавышы фестивале узачак. Ярминкә эшенең барлык көннәре дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары бөтен Россиядән иң яхшы кыңгырау сәнгате осталары башкаруында Алабуганың тылсымлы чаң авазлары белән ләззәтләнәчәк.

Фестиваль борынгы традицияләрне яңарта, Россия кыңгырау чыңы тарихының яңа сәхифәләрен ачарга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Чарада чаң кагучылар, храм хезмәткәрләре, кыңгырау сәнгатенең төрле мәктәпләрендә укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша. Илнең төрле почмакларыннан фольклор коллективлары, вокаль ансамбльләр, рухипатриотик җырлар авторлары һәм башкаручылары, борынгы рус уен кораллары – тәгәрмәчле лира һәм гөсләдә уйнау осталары килә.

Фестивальдә катнашучыларның чыгышлары Спас соборы чаңнарында һәм Шишкин буаларында һәм собор мәйданында урнаштырылган күчмә чаңнарда булачак. Спас соборы каршындагы мәйданда традицион чаң тавышы концертлары бәйрәмнең кульминациясе булып тора.

2021 елда бу фестиваль Россиянең 40 шәһәреннән һәм җирлегеннән 200дән артык катнашучыны җыйган иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев