Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында Кама аша боз кичүен куллануга әзерлиләр

Кичүнең озынлыгы 640 метр тәшкил итә.

Түбән Кама районында Кама аша боз кичүендә Покровское авылы — Красный Ключ поселогы маршруты буенча әзерлек эшләре бара.

Кичүнең социаль челтәрләрдә битендә хәбәр ителгәнчә, быел Камада боз машиналар йөри торган өлешендә кантарланып каткан. Шуңа күрә бозны тигезләргә һәм су белән катырырга кирәк. Ә боз калынлыгы техника чыгар өчен җитәрлек булмаганлыктан, боз кантарларын кул белән ватарга туры килгән.

Бүген белгечләр хәрәкәт полосаларын су белән тигезли.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда кичү алтынчы гыйнварда гына ачылды. Кичүнең озынлыгы 640 метр тәшкил итә.

Моңа кадәр без «Гаилә» паркында боз трассасы барлыкка киләчәк дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев