Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарлыкка сыналу

Һәр милләтнең тормышы, язмышы исәпсез-хисапсыз вакыйгалардан, сынаулардан тора. Зур югалтулар кичерә-кичерә булса да, татар халкы әлеге тарих сынауларын узып, хәзерге көнгә кадәр исән-сау килеп җитте. Ә тормыш дәвам итә һәм алда безне яңа көрәшләр, яңа сынаулар көтә.

Быелгы елдагы иң зур вакыйгаларның берсе – Россиядә халык исәбен алу булачак. Мондый җан исәбен алулар, гадәттә, дистә елга бер мәртәбә оештырыла һәм һәр халык аңа алдан ук җиң сызганып әзерләнә башлый. Чөнки бу чара гадәти халык исәбен аныклау гына түгел, ә безнең милли аңыбызның ни дәрәҗәдә булуын билгеләүче, үз милләтеңә, туган телеңә мөнәсәбәтеңне ачыклаучы, аның киләчәген фаразлаучы бик җаваплы сынау-имтихан да.

Моңа кадәр татар халкы сан ягыннан Россиядә икенче урында торучы булдыклы һәм тырыш, югары мәдәниятле һәм бай тарихлы кавем буларак дөньяга билгеле булды. Чираттагы җан исәбен алу вакытында да без әби-бабаларыбыз васыятенә тугры калып, әлеге асыл сыйфатларыбызны саклаган хәлдә, тату һәм бердәм милләт икәнебезне, бөек татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары булуыбызны тагын бер кат расларга тиешбез.

Телсез-динсез куәтле һәм бердәм милләт булмавын без бик яхшы беләбез. Нәкъ менә шуңа күрә дә инде 2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм бердәмлек елы" дип игълан ителде. Туган телне яклау һәм саклау, төрле телдәге һәм диндәге күршеләребез белән дус-тату яшәү – барыбызның да уртак бурычы. Бу изге эштә югары дәүләти һәм җирле  оешмалар, сәнәгать предприятиеләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, һөнәри урта һәм югары уку йортлары белән бергә һәммәбез дә үзебездән өлеш кертергә тиешбез. Татар теле Татарстанда дәүләт теле статусына ия булган кебек, туган телебез Россиядә һәм яшәүче миллионлаган милләттәшләребез өчен дә көндәлек Гаилә теленә әверелсен, шуны раслау өчен, безгә халык санын алган вакытта милләтебезне – "татар", туган телебезне "татар теле" дип язарга кирәк.

Сүземне милләт язмышының катлаулы вакыйгалардан, көрәшләрдән гыйбарәт булуы турында башлаган идем. Ә шундый көрәш барган чакта аңа дөрес юнәлеш биреп, куәт өстәп торучы милли рухлы актив җәмәгать оешмалары булу бик тә зарур. Районыбызда һәм шәһәребездә  эшләп килүче нәкъ менә шундый оешмалар да, гадәттәгечә, бу вакыйгаларның үзәгендә булып, алда торган олуг сынауларны уңышлы узу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләр дип ышанам.

Әлеге сүзләремә куәт өстәр өчен игътибарыгызга мәшһүр шагыйребез Илдар Юзеевның "Сан алуны көткәндә" шигырен тәкъдим итәм.

Сан алуны көткәндә

Без башкорт та,

Без мишәр дә,

Керәшен дә, типтәр дә...

“Мин татар!” – дип аваз бирәм

Сан алуны көткәндә.

Сарык булма,

Балык булма,

Тавык булма, бел, татар:

Даның сүнәр,

Җаның түнәр

Калсаң әгәр мең татар.

Һич ышанма,

Әйтсәләр дә:

Гадәттәге сан алу.

Аң бул,

Җан бул,

Бу – татардан

Сан киметеп җан алу.

Аю булма, бүре булма,

Аерылма, бүленмә!

Бердәмлек илгә – яшәүгә,

Таркалулар – үлемгә.

“Булмасын, – дип, –

Соңгы тапкыр тын алу...”

Бу – тарлыкка,

Татарлыкка,

Бөеклеккә сыналу!

 

Разил Вәлиев,

Татарстанның халык шагыйре, Түбән Каманың Почетлы гражданины.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев