Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рамил Муллин: "Әгәр дә без туган телебезне сакламасак, без аны югалтачакбыз»

Халык иҗаты йортында Түбән Кама Иҗтимагый советының татар телен саклау һәм үстерү буенча “ТатарларТК” килештерү төркеме әгъзаларының Хәмзә Баһманов рәислегендә чираттагы утырышы булды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да катнашты.

Киңәшмәгә килгән иҗтимагый оешмалар вәкилләре, әһәмиятле тармакларны җитәкләүче җаваплы кешеләр, депутатлар, татар теленең язмышына битараф булмаган түбәнкамалылар муниципаль хакимият җитәкчеләренә турыдан-туры үзләренең сорауларын бирделәр.

Рамил Муллин борчылуларның, чыннан да, урынлы булуын ассызыклады. “Һәрбер тармакта – мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта һәм башка әһәмиятле тармакларда телебезне саклау өчен максатчан эш алып барылмаса, бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмаячакбыз.

Монда әйтелгәннәр кәгазьдә генә калмасын өчен, эшне бүгеннән, хәзердән башларга һәм планлы рәвештә алып барырга кирәк", – дип белдерде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X