Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Ана капиталын айлык түләү озайтыла

Исегезгә төшерәбез: ана капиталыннан ай саен түләнә торган түләү 2018 елның гыйнварыннан соң икенче бала туган гаиләләргә бирелә, аларның уртача кереме хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 2 тапкырдан артмый.

Татарстан Республикасында  яшәү минимумының күләме – 23448 сум.  2021 елда билгеләнгән айлык түләү – 9713 сум, быел яңа билгеләнгән түләүләр өчен – 10 433 сум тәшкил итә. Әлеге төр түләүне республиканың 1,8 мең гаиләсе ала.

Гаилә бу түләүне икенче балага 3 яшь тулганчы ала. Һәр түләү чоры бер елга исәпләнгән. Икенче балага бер яки ике яшь тулгач, сертификат хуҗасына, гаиләнең түләү алуга хокукын раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күпчелек гаиләләргә үз керемнәрен расларга кирәк булмаячак, чөнки Пенсия фонды бу мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә җыя. Мәгълүматлар Пенсия фондының, социаль тәэминат Бердәм мәгълүмат системасының (ЕГИССО) һәм ведомствоара хезмәттәшлек системасының үз мәгълүматларыннан алына, анда  Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да керә.

Ата-аналарның берсе хәрби, коткаручы, полиция  яки башка көч ведомствосы хезмәткәре булган, яисә, гаиләдә кемдер стипендияләр, грантлар һәм фәнни яки уку йортының башка түләүләрен алган очракта табыш күләме расланмый.         

"Ана капиталыннан түләү сорап язылган гаризаны икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин. Пенсия фондына бала тугач алты ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта, акча бала туган яки уллыкка алынган көннән түләнәчәк һәм гаилә пособиене узган айлар өчен дә алачак. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать иткәндә, түләү, закон нигезендә, гариза биргән көннән башлана”, – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды начальнигы Эдуард Вафин.

***

 

Әти-әнисе эшләмәүче гаиләдә туган балага бер тапкыр бирелә торган пособие түләү тәртибе.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач, бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгеләгән һәм түләгән. Әлеге төр түләүнең күләме 18886,32 сум тәшкил итә. Игезәкләр яисә берьюлы берничә бала туган очракта пособие аларның һәрберсенә түләнә.

Шунысын искәртү зарур, бу пособие ата-ананың яисә аларны алмаштыручы затларның эш урыннары булмаган һәм бала туганнан соң 6 ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта гына Пенсия фонды аша түләнә.

Пособие алу өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать  итергә кирәк.

Ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавапны гражданнар белән хезмәттәшлек итүче Бердәм контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 телефоны аша алырга мөмкин (шалтырату түләүсез).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X