Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

24 октябрьдә Үзбәкстанда президент сайлаячаклар

Түбән Камадагы Үзбәкстан гражданнары үз илләрендә президент сайлауда читтән торып катнаша алачак.

Түбән Камада яшәүче Үзбәкстан гражданнарына читтән торып тавыш бирү мөмкинлеге тудырылачак.

Расланган график буенча, 16 октябрьдә 8.00 -20.00 сәгатьләрдә Үзбәкстан Республикасы консуллыгы вәкилләре катнашында Түбән Камада алдан тавыш бирү оештырылачак.

Үзбәкстан Республикасы гражданлыгы булган һәм шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче кешеләр өчен сайлау пунктлары предприятиеләрдә эш урыннарында ачылачак.

Түбән Кама муниципаль районында яшәүче һәм гражданлыгы булган Үзбәкстан Республикасы кешеләре өчен Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар пр., 74б) 14.00 -20.00 сәгатьләрдә сайлау участогы пункты эшләячәк.

© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев