Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Имтиханнарга әзерме сез?

БДИ – иң катлаулы имтиханнарның берсе. Аны ничек бирүгә карап, укучының язмышы хәл ителә дисәк тә була. Чөнки имтиханнарны начар биргән очракта,  синең алда үзең укырга керергә теләгән дәрәҗәле уку йорты ишекләре ачылмаячак

БДИ – иң катлаулы имтиханнарның берсе. Аны ничек бирүгә карап, укучының язмышы хәл ителә дисәк тә була. Чөнки имтиханнарны начар биргән очракта,  синең алда үзең укырга керергә теләгән дәрәҗәле уку йорты ишекләре ачылмаячак. Шуңа күрә, чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнарны ничек бирермен дип кайгыра һәм бик нык борчыла. Бер яки ике ел кала имтиханнарга әзерләнә башларга кирәк, чөнки БДИ биргәндә мәктәптә алган белемнәр тикшерелә. 9 һәм 11 сыйныфларда чыгарылыш сыйныф укучылары алдында катлаулы мәсьәлә тора. Әле еш кына әти-әни баланы бер һөнәр иясе итеп күрергә теләсә, ул үзе башка уку йортына керергә хыялланып йөргән. Билгеле бу яшүсмер өчен зур стресс.

Без бу хәлне аңлыйбыз, чөнки үзебез унберенче сыйныф укучылары булып торабыз, һәм бу сынаулар аша үтәбез. Шуңа күрә, имтиханнарны психологик яктан ничек җиңелрәк кичереп була, шул хакта киңәшләр белән уртаклашырга телибез.

Лилия Гыйльфанова, 35 нчы лицейның биологиясең укытучы, 46 яшь: хөрмәтле балалар, сезгә дәүләт имтиханнары бирер алдыннан үземнең киңәшләрне биреп китәсе килә. Беренчедән, яхшы уку әсбаплары буенча әзерләнегез. Икенчедән, китап укыганнан соң биремнәр буенча җавап биреп карагыз. Ул биремнәр “ФИПИ” һәм “Решу ЕГЭ” сайтларында бар. Әгәр сез биремнәргә дөрес җавап бирмәсәгез, яңадан эшләп карагыз. Өченчедән, темалар буенча конспектлар языгыз. Дүртенчедән, әзерлек буенча җыентыкларны укыгыз.

Искәндәр Гыймалтдинов, КФУ студенты, 18 яшь:

Хәзер сез инде олы кешеләр, БДИ бирәсез. Вакытында мин дә ул имтиханнарны бирдем,  җайлы булды. Һәм менә сезгә киңәшләрем.

Беренчедән, курыкмагыз. Курыксагыз имтиханны яхшы балларга бирә алмыйсыз.

Икенчедән, шпаргалкаларны яхшырак качырыгыз, чөнки тапсалар җәйнең ахырын көтәргә туры килер. Ә шпрагалка кулланмасагыз, тагын да яхшырак булыр

Һәм өченчедән, аудиториядә кашынмагыз, күп селкенмәгез. Чөнки БДИне биргәч, ике-өч елдан соң да видеоязмаларны тагын бер кат карап чыгалар һәм тикшерәләр, кем күчергән, кем кашынган. Шуңа күрә, сак булыгыз.

Тагын бер кат әйтәм БДИ бирү авыр түгел,  ул психологик яктан гына авыр. Шуңа күрә сез булдырырсыз.  Имтиханнарны уңышлы гына биреп, Казанга уку йортларына килүчеләрне көтеп калам.

Камил Кадыйров, Ижевск дәүләт медицина академия укучы,  19 яшь

Исәнмесез, кадерле дуслар! Сезнең белән БДИ ничек тапшырырга кирәклеге хакында фикерләрем белән уртаклашасым килә. Имтиханнар-сезнең тормышыгызның соңгы этабы түгел, әмма аларга җаваплылык белән карарга кирәк. Аңлыйсыздыр, мәктәптән тыш, сезгә мөстәкыйль рәвештә дә шөгыльләнергә кирәк. Минем фикеремчә, имтихан тапшыру өчен сайланган һәр фән буенча репетитор кирәк. Алар, һичшиксез, сезгә югары баллар җыяр өчен ярдәм итәр. Акчагызны һәм көчегезне кызганмагыз. Кайсы югару уку йортына керү бары тик сездән һәм сез имтиханнарда җыйган балларга бәйле. Барлык туганнарыгыз һәм укытучыларыгыз сезгә, сезнең көчегезгә ышана, алар сезнең белән. Сабырлык, максатка омтылучанлык һәмсез имтиханнарны уңышлы бирәчәксез.

Исемен әйтергә теләмәде:

Беренчедән, балаларга борчылмаска, репетиторлар һәм укытучылар көченә генә таянмаска киңәш итәсем килә.  Алар сезне белемнәрегезне ныгыталар, ә сезнең эшегез ул алган белемнәрне имтиханда  дөрес куллана белү. Имтиханнарга әзерлек - ул авыр һәм җентекле хезмәт. Күбрәк вакытыгызны имтиханнарга әзерләнүгә багышлагыз.  Алга таба да уңышлар телим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев