Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яраткан җырчыбызны беркайчан онытмабыз

Флера Гарипова. Каенлы авылы

Каенлы мәдәният йортында татар халкының танылган җырчысы Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган «Онытылыр димә...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Авылыбызның үзешчән җырчылары Ләйсия Әхмәтова, Фәүзия Әхмәтшина, Дания Садыйкова, Зөлфия Мингәрәева, Чутаева Роза, Айзирә Бузикова, Римма Шәйдуллина, Айрат Динмөхәммәтов, Назирә Әюповалар тарафыннан башкарылган Хәния Фәрхи репертуарында булган җырлар язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Хәния» китабыннан өзекләр укып аралаштырып алып барылды.

Бик иртә арабыздан киткән яраткан җырчыбызга багышланган бу кичә бер яктан моңсу булса, икенче яктан, җырларын тыңлагач, Хәния ханым исән булып тоелды. Хәния Фәрхигә 30 майда 61 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, аның бакыйлыкка күчүенә дә быелгы җәйдә, 27 июльдә дүрт ел тула. Атылган йолдыз кебек мәңгелеккә китеп югалса да, моң алиһәсенең онытылмас җырлары калды.

Ул утыз еллык сәхнә гомерендә 700 дән артык җырны халыкка таныткан, 6000гә якын концерт куйган. Җырларының һәрберсе аерым язмыш шикелле. Һәрберсендә – адәм баласының уртак шатлыклары, сагышлары, сөенече, көенече. Залда утырган тамашачының җырчыларыбызга кушылып җырлап утыруы моны тагын бер кат раслады. Тамашачылар белән үткәрелгән «Җырлы табышмак» та авылдашларыбыз җырларының исемнәрен әйтеп кенә калмадылар, бергәләшеп җырлап та җавап бирделәр. Ничә дистә еллар буе сәхнә түрендә кояш кебек балкып, тамашачы күңелен татар җыры белән юаткан яраткан җырчыбы

Фото: https://vk.com/haniafarhi

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X