Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Уеныбызны алкышларга күмделәр»

Каенлы мәдәният йортында эшләп килүче «Тамаша» халык театры, мәдәният йорты сәхнәсендә, башкорт язучысы Мөдәррис Мосифуллинның «Тискәре ир, «начар» хатыннар» комедиясен сәхнәләштерде.

Разия Якупова,
Каенлы халык театры режиссеры

Автор үз әсәрендә гаиләдә була торган хатын-кыз проблемаларын искиткеч дөрес итеп яктырткан. Безнең артистларыбыз да, һәрберсе, үзенең ролен бик яхшы башкарды, образларын халыкка аңлаешлы итеп ачтылар.
Рольләрне балалар бакчасы хезмәткәре Илфат Яруллин (Әбүзәр), лаеклы ялдагы Рәис Гыйльфанов (Хуҗа), мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айзирә Бузикова (Гүзәлҗан), халык театры режиссёры Разия Якупова (Назлыбикә) башкардылар.
Спектакль карарга дип тамашачы да күп җыелган, залда энә төртерлек урын юк иде. Тамашаның үзен дә, артистларның уенын да бик яраттылар, хәтта аягүрә басып алкышларга күмделәр.
Үзем, режиссер буларак, барлык катнашкан артистларыма, спектакльне сәхнәгә чыгарырга булышкан хезмәткәрләремә зур рәхмәтемне белдерәм. Авылдашыбыз Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллинга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул мәшәкатьле эш көненнән соң, вакыт табып, спектакль карарга гына килеп калмады, артистларыбызның күңелен күреп, бүләкләп тә китте.
Алга таба да Каенлы халык театры яңа спектакльләр сәхнәләштереп халыкны сөендереп торыр дигән өметтә калабыз.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев