Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Авыл сулышы

«Тәннәргә шифа бирә кое суы»

Зәй елгасы буенда урнашкан Каенлы авылында «Кое бәйрәме» дигән күркәм чара оештырылды.

Элегрәк, урамнарга су колонкалары куелганчы, авылда егермеләп кое булган. Алар планлаштырылып казылган һәм һәрберсенең исеме булган. Мәсәлән, Әбделгази коесы, Хәерлебанат коесы, Әһли коесы, Вафа коесы, Мөшфика коесы, Маһирауза коесы, Кәкәм коесы, Шәми коесы һ.б. Хәсәнша коесының суы каты булса да, мал-туар эчертергә бик әйбәт булган. Тәмле сулы Фәсхи коесын: «Чәйгә суны шуннан алып кайта идек», – дип искә ала өлкәннәр. Аны Исмәгыйль коесы дип тә йөрткәннәр.

Авыл халкы озак еллар Сәлах мулла, Мәрьям коесыннан да файдаланды. Суы бик тәмле булган. Сәлах мулла күрмәсен дип, кызлар суга шыпырт кына керә торган булганнар. Тик соңгы елларда суы тәмсезләнгән. Имеш, бозын чапканда балта төшеп киткән, ул бакыр булган, реакция биреп, судан бакыр тәме килә, дигәннәр. Шулай итеп, ул кое күмелгән.

Фәррах коесы иң соңыннан юкка чыгарыла. Ул авыл кырыендарак, колхоз фермасына якын булганлыктан, ферма маллары да шуннан эчертелгән. Суны ат белән, җәен – арбага, кышын – чанага кисмәкләр утыртып ташыганнар. Ул елларда колхоз фермасында эшләүчеләргә бик авырга туры килгән инде. Маллар өчен күпме су ташырга кирәк бит! Атлар абзарының үз коелары булган. Башкача ул кадәр атларны ничек су белән тәэмин итәсең?!

Хәзер инде бу коелар юк, күптән күмелгәннәр. Цивилизация уңайлыклары, краннардан агып торган сулар коеларны кысрыклады. Тик Каенлыда суы эчәргә яраклы бердәнбер кое – Сәүбән коесы әле дә саклана. 90 нчы елларда ук аның турында «100 яшьлек кое» дип әйтәләр иде. Димәк, ул гасырларны кичкән. Авылның иң өлкәннәре дә шушы Татарстан урамында яши. Алар кран суы түгел, саф кое суы эчкәнгә озын гомерледер, бәлки?

Коега исеме бирелгән Сәүбән абыйның җәмәгате Маһиҗамал әби 100 яшен тутырып бакыйлыкка күчте. Инде аларның кызы Асия апага да апрель аенда 95 яшь тулды. Саимә апа Вәлиевага – 93 яшь, Саимә апа Сөләймановага 15 июльдә 91 яшь тулды. Авылның иң өлкән ир-аты туксан яшьлек Наил абый Ибраһимов та шушы урамда яши. Ковид алып китмәгән булса 100 гә якынлашып килүче Кәримә апа да бу бәйрәмнең яме булыр иде. Күпләрне Сәүбән коесы туендырган, коендырган. Бала тугач, коедан су ташып коендырганнар, вафатларны, коедан су ташып юганнар.

Сәүбән коесының тарихы зур. Башта Шәрәфетдин коесы дип тә йөрткәннәр. Авылга нигез салынгач бу тирәдә иңкүлек, ат коена торган күл булган. Калкурак урынында гомер-гомергә кое булган, диләр. Аны карап, гел яңартып торганнар. Суы тәмле булганга, чәй суын шуннан алган авылдашлар. Кирәк булганда аннан әле дә су алырга була. Сәүбән абыйлар нигезенә якын булгач, коены гел кайгыртып торганга, аның исемен биргәннәр.

Маһиҗамал әби бу нигезгә, Герман сугышыннан аяксыз кайткан Сәүбән исемле егеткә 1921 ачлык елны кияүгә чыга. Бу гаиләдә корылыкны җиңү өчен кое суын эшкә җигәргә булалар. Һәм шулай эшлиләр дә. Күршеләре буш эш дип алардан көләләр. Маһиҗамал апалар су сибү белән бергә бәрәңге бакчасын да саклап калалар. Тырышлыклары ачлык елын исән-имин җиңәргә ярдәм итә. Көзгә бөтен авылда бәрәңге булмаганда, алар су сибеп, саклап үстереп бәрәңгедән мул уңыш алалар. Алабута онын да күпләп әзерләгән булалар.

1990 елда фотохәбәрче Николай Утеганов Маһиҗамал әбине кое янында фотога төшерә. Әби аңа, сүз уңаеннан: «Коебызның суы тәмле, тик эчәргә яраксыз, бурасы черегән,» – ди. Фото һәм аңа кагылышлы язма «Туган як» газетасында басылгач, авыл советы, совхоз җитәкчелеге коены төзекләндереп куя. Менә бит вакытыннан файдаланып әйтелгән сүзнең әһәмияте ничек зур!

Кое белән бәйле төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә булып тора. Менә урам тулып көтү кайта. Саимә апаның кәҗә бәрәне коега төшеп китә. Апа борчылып йөгереп килә. Рөстәм Шәрәфиевнең малай чагы. Аны коега бәйләп төшереп, кәҗә бәтиен коедан коткаралар, дип сөйләгәннәре бар.

Коеларны чистарту, төзекләндерү – кешеләрнең изге бурычы. Авылда аларны һәрвакыт карап, чистартып торганнар. Шул эшне башкарып остарган үз кешеләре дә булган. Мәсәлән, Үчкә авылыннан бер хатын килеп чистарта торган булган. Урамдашыбыз Хафиз абый Юнысов Сәүбән коесын чистартканын әле дә хәтерлиләр. Тагын Кече Җирекледән Василий атлы кеше чистарта торган булган. Маһиҗамал әби аның эшен бетереп коедан чыгуына мунча ягып торган.

Узган ел бу урам ир-атлары Рөстәм Шәрәфиев, Ринат Ильясов, Госман Гомәров (кемнедер әйтми калдырсам, гафу итәрсез) коены тагын чистартып, яңартып куйдылар.

Кое бәйрәмендә әнә шулар турында сүз барды. Яңгырлар яумаган, суның бер тамчысы да әҗәл даруына торган җәйге челләдә коены хөрмәтләү, аңа килеп догалар укып «эндәшү»дән дә саваплы гамәл юктыр ул. Авылның Татарстан урамында үткән бу бәйрәм дә Коръән сурәләре укып башланды.

Өлкән һәм урта яшьтәгеләр әле авыл коеларын хәтерлиләр. Су ташуы җиңел булмаса да, алар шул чакларны сагынып искә алдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. 40 елдан артык Шәңгәлче авылында яшәүче Наилә Әнвәр кызы да шундый чара буласын ишетеп махсус килгән. Ул Сәүбән коесы янәшәсендә генә яшәп, шуннан сулар ташып үткән балачагын, яшьлеген искә төшереп сөйләгәндә хисләрен тыя алмады, күңеле тулды. Флера апа Сәлимҗанова, Раниза апа Нуретдинова, Саимә апа Сөләйманова, Фәния апа Ахунова, Илфат Яруллин һ.б. хәтер төпләреннән кое белән бәйле истәлекләрен тартып чыгарып халыкка җиткерделәр.

Кое бәйрәмендә шушы урамда яшәүче җырга-моңга бай, нәфис сүзгә, биюгә оста авылдашлар, аларның оныклары, киленнәре рәхәтләнеп ял иттерделәр. Бөтен талант шушы урамда яши икән диярлек булды. Зәй районы Имәнлебаш авылыннан килгән кунаклар, Әхмәтҗановлар гаиләсе, җыелган халыкны бәйрәм белән котлап җыр-моң бүләк итеп киттеләр.

Сыйлы табын артында, кое суыннан куйган шифалы чәйләр эчкәндә, һәркем илгәкөнгә тынычлык, авыл өстендә, ил өстендә шифалы яңгырлар теләде. Авыл тарихын барлап хәтерләрне яңарткан, җырмоң, дәртле биюләр белән бизәлгән бәйрәмнән һәркем күңел күтәренкелеге алды.

Инде язмамны йомгаклап, авылдашыбыз, урамдашыбыз Саимә апа Сөләйманованың коеларга багышлап язган шигыреннән өзек китерәм.

Авылымның коелары,

Юк, булмаган бихисап,

Булганының кадерен белеп,

Халык караган бик сак.

Суларының тәмнәре дә

Төрлечә булган, диләр.

Иң тәмлесен чәйгә тоткан

Элек әби-әниләр.

Флера Гарипова, Каенлы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев