Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре уңышлы һәм сыйфатлы төгәлләнде.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итүенчә, кыр эшләрендә районның биш эре авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 80 нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан. Хәзер авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Бүгенге көндә 100 гектардан артык күпьеллык үлән чабылган һәм 1 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Сөт җитештерү буенча да тотрыклы алга китеш күзәтелә. Көн саен 98 тоннадан артык сөт савыла, быелның 5 аенда тулаем савым 14 947 тонна. Бу узган ел белән чагыштырганда 105 процент. 1 июньгә мөгезле эре терлек 10 826 баш тәшкил итә, бу – 2021 елга карата 106%, шул исәптән сыерлар – 4522 баш. Шулай ук ит җитештерү буенча да үсеш бар. Быел Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында тере авырлыкта 9333 тонна ит җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 102 процентка артыграк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев