Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Зыяны юкмы?

Соңгы елларда кибет киштәләре әйберләрдән сыгылып тора. Ныклап эзләсәң, әбиләр әйтмешли, «күгәрчен сөте»н дә табарга буладыр.

Товар күплеге хатын-кызларның тормышын күпкә җиңеләйтте. Кул белән кер, идән юулар тарихта гына калды, савыт-сабаны да хәзер күп хуҗабикәләр махсус машинада юа. Шулай ук, гүзәл затларга ярдәмгә бик күп заманча савыт-саба кулланышка керде. Аеруча, силикон савытларны хуҗабикәләр көннән-көн киңрәк файдалана. Төрле формалар, көрәкчекләр – җаның теләгәнен сайлап ал. Тик бу савытларның кеше организмы өчен зыяны юкмы икән? Белгечләр, силикон савытларны күпләп сатуга чыгарыр алдыннан өйрәнеп, сәламәтлеккә зыянлы түгел, зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Силикон савытлар газэлектр мичләрендә, микродулкынлы мичтә ризык әзерләү өчен яхшы. Бу савытларны суыткычка, аның туңдыргыч өлешенә дә куярга ярый. Ул үз формасын һәм физик сыйфатын минус 40 градустан алып плюс 150 градуска кадәр саклый. Мондый савытта пироглар тизрәк пешә.
Яңа силикон савытны кулланыр алдыннан җылы суда юарга, киптерергә һәм эчен үсемлек мае белән майларга кирәк. Аннан соң майсыз да пешереп була. Кухнядагы бар савыт-сабаны тимер щетка белән ышкып юарга гадәтләнгән хуҗабикәләр, сезнең өчен кисәтү: силикон савытны болай юарга ярамый. Аны гель сыман чистарткычлар белән юарга киңәш ителә. Әгәр савытыгыз бик пычранган икән, лимон кислотасы куллана аласыз. Зур савытка 4 дүрт литр кайнар су салырга, бер кечкенә кап лимон кислотасы өстәргә. Савытларны шушы эремәдә 15-20 минут тотарга.
Силикон савыт-саба сатып алганда намуссыз җитештерүче капкынына эләкмәс өчен берничә киңәшне истән чыгармагыз.
• Сыйфатлы силикон эшләнмәләренең исе юк.
• Яхшы силикон савытның калынлыгы бөтен җирендә бертигез, юка урыннары булмый.
• Яхшы силикон савыт-саба шактый кыйммәт йөри. Әгәр бәясе бик түбән икән, сыйфаты начар, экологик яктан зыянлы булырга мөмкин.
• Начар сыйфатлы савыт-сабага юлыкмас өчен, силикон савытларны махсуслашкан фирма кибетләреннән алыгыз.
Силикон савытларны мичкә тыкканда, аның рәшәткәсе салкын булырга тиеш. Шуңа күрә мичны җылытырга куйганда аны алып торыгыз. Силикон савытта әйбер пешергәндә тулаем суынганын көтегез. Силикон савытны ачык утка куймагыз. Һәм иң соңгысы: мондый савытларда пешкән камыр ризыклары беркайчан да кетердәп тормый, алар йомшак була.

Илһамия Гаффарова.

Фото: https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев