Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Зифа буйлы булыйм дисәң

Ябыгырга теләүчеләргә кагыла. Бу юлы бернинди диета турында язмыйча, организмны көчләмичә ябыгу хакында берничә сүз.

Ябыгырга теләгән хатын-кыз бер вакытта да үз-үзен мәҗбүриләмәскә тиеш. Әгәр мәҗбүриләсәгез, ябыга алмыйсыз. Истә калдырыгыз: ябыгырга теләү һәм ябыга башлау организм өчен рәхәт булырга тиеш. Үзегезне ишетегез.
Беренче пункт. Ябыгам дигән кеше көнгә җитәрлек су эчәргә тиеш. Бу тән тиресе матур калсын өчен эшләнелә. Күпме су эчәргә кирәклеген каян белергә? Моның өчен гәүдә авырлыгын 30га тапкырлыйбыз. (70х30=2100) Димәк, мин ике литрдан артыграк су эчәргә тиеш булам.
Бу көн саен!
Икенчесе. Ашау режимы дөрес булсын. Иртәнге аш мәҗбүри! Аннан соң көненә дүрт-биш мәртәбә аз-азлап ашарга (250 граммнан артмасын). Ахыргы ашау җиңелчә һәм йокларга ятарга өч сәгатьтән дә ким вакыттан соңармасын.
Өченчесе. Рационда клетчатка булырга тиеш. Ул ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эч катуны булдырмый. Клетчатка яшелчәдә һәм җиләк-җимешләрдә күп.
Дүртенчесе. Аксым-Май-Углевод балансы 50:30:30 булырга тиеш. Аксымга бай ризыклар: тавык, күркә, сыер ите, эремчек. Майга бай ризыклар – кызыл балык, сыр, авокадо, зәйтүн, чикләвекләр. Углеводка бай ризыклар – ярма, бал, көрпәле (цельнозерновой) икмәк, макарон эшләнмәләре бары тик бодайның каты сортларыннан гына ясалганы (твердые сорта пшеницы).
Менә шушы киңәшләрне тотып карагыз әле. Организмны диеталар белән көчләмичә дә ябыгып булганын үзегез күрерсез.
Румия САЛИХОВА, табиб-ординатор.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев