Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Үзегез сынап карагыз

Безнең бармакларның һәркайсы нинди дә булса орган белән бәйләнештә. Бармакларга массаж ясап без теге яки бу органның эшчәнлеген яхшыртабыз. Баш бармак үпкә, бронхлар һәм бавыр өчен җавап бирә. Ютәлләгәнне баш бармакка массаж ясап, бигрәк тә тырнак төбенә баскалап киметергә була. Имән бармак ашказ-аны-эчәк юллары белән бәйле. Тырнакка басу авыздагы авыртуны,...

Безнең бармакларның һәркайсы нинди дә булса орган белән бәйләнештә. Бармакларга массаж ясап без теге яки бу органның эшчәнлеген яхшыртабыз.
Баш бармак үпкә, бронхлар һәм бавыр өчен җавап бирә. Ютәлләгәнне баш бармакка массаж ясап, бигрәк тә тырнак төбенә баскалап киметергә була.
Имән бармак ашказ-аны-эчәк юллары белән бәйле. Тырнакка басу авыздагы авыртуны, теш сызлауны баса. Бармакның урта өлеше ашказаны, бавыр өчен җавап бирә. Бармакның иң түбән өлеше һәм баш бармак белән имән бармак арасындагы йомшак урын юан эчәклек белән бәйле.
Урта бармакка массаж ясау кан әйләнешен яхшырта.
Атсыз бармакка массаж ясасагыз, нерв киеренкелегеннән, күңел төшүдән котылырга мөмкин.
Чәнти бармак эчәклек белән тоташкан. Эч катканда аның очына массаж ясап карагыз, файдасын күрерсез
Йөрәк тибешен киметү, арыганлыкны бетерү өчен, учның иң үзәк өлешенә массаж ясарга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев