Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Үзебез әзерлибезме?

Сәламәт яшәү рәвеше алып барган хуҗабикәләр, хәзер булдыра алганча азык-төлекне үзләре әзерләргә тырыша.

Ризыкның сыйфаты турында күбебездә шик бар. Әйтик, киң кулланышта йөргән майонез. Ә нигә әле аны үзебезгә ясап карамаска?..
Өйдә майонез ясауның берничә ысулы бар. Мәсәлән, каты итеп пешерелгән 2 йомырка, бер чәй калагы тоз, 2 чәй калагы шикәр комы,1 чәй калагы горчица, 600 г сыек май салырга һәм блендер белән болгатырга.
Аннан соң, 2 аш кашыгы аш серкәсе салып, тагын болгатып алырга кирәк. Майонезга саргылт төс бирер өчен бер чеметем генә куркума кушсагыз да була.
Ә кайберәүләр майонезны болай ясый: майсызландырылган кефир һәм эремчеккә ике йомырка сарысы, горчица, кара борыч, тоз, лимон согы кушып, барысын бергә блендерда болгаталар. Аннан майонезны 10 минутка суыткычка куеп торалар.Шулай ук, Шаурма дигәне дә соңгы елларда бик популярлашты. Аны чат саен диярлек ясап саталар. Тик, сыйфаты гына күп очракта бик үк шәп димәс идем. Тукталышлардагы кечкенә павильоннарда кул юар урын бармы-юкмы, ярымфабрикатларны кайда саклыйлар – бу хакта кызкысынып тормый гына, шаурманы бик тәмле итеп, ышанычлы ризыклардан өйдә әзерләп булганын әйтәсем килә. Камырын кибеттән генә алсагыз да була, кыстыбый камыры кебегрәк итеп үзегез дә пешерә аласыз.
Эчлек өчен бик ваклап тураган пекин кәбестәсе яки гади кәбестә, помидор, кыяр, тавык ите кирәк булачак. Әчерәк-тозлырак яратучылар корейча әзерләнгән кишер салырга мөмкин. Соус өчен майонез белән кетчупны тигез өлештә салып, болгатабыз. Шулай ук башка тәмләткечләр, горчица, каймак кушарга мөмкин. Барлык яшелчәләрне дә озынча итеп турап, камырга үзебез әзерләгән соус сөртәбез. Аннан тавык итен салабыз, өстенә кәбестә, кыяр, помидор куябыз да, камырны рулет итеп төреп, майлы табада ике яклап тиз генә кыздырып алабыз. Үзебез ясаганга тәмле дә, ышанычлы һәм экономияле дә була бу шаурма.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X