Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Үз урыннарын булдырырга хыялланалар

Түбән Каманың «Осталар берләшмәсе»нә биш ел тулды. Бу уңайдан шәһәр музеенда бәйрәм уздырылды. Биредә берләшмә әгъзалары җыелып, мастер-класслар үткәрделәр, балалар өчен рәсемнәр бәйгесе узды. Ә иң тәмле ризык пешергән гүзәл затка бүләк тапшырылды. - «Осталар берләшмәсе»нең аерым җитәкчесе юк. Берничә кешедән торган актив бар. Аңа мин, Рамилә Сафина, Юлия Гыйбадуллина,...

Түбән Каманың «Осталар берләшмәсе»нә биш ел тулды.
Бу уңайдан шәһәр музеенда бәйрәм уздырылды. Биредә берләшмә әгъзалары җыелып, мастер-класслар үткәрделәр, балалар өчен рәсемнәр бәйгесе узды. Ә иң тәмле ризык пешергән гүзәл затка бүләк тапшырылды.
- «Осталар берләшмәсе»нең аерым җитәкчесе юк. Берничә кешедән торган актив бар. Аңа мин, Рамилә Сафина, Юлия Гыйбадуллина, Наилә Әхмәтова керәбез, - ди Дина Большакова. - Әмма эшебезне барлык осталар белән киңәшләшеп, бергәләп башкарабыз. Көчебез - бердәмлектә.
Берләшмә осталары еш кына күргәзмә-ярминкәләр оештыра. Биредә нинди генә кул эшләре юк: «салкын фарфор»дан чәчәкләр, сабыйлар өчен китаплар, җептән бәйләнгән уенчыклар, зәвыклы открыткалар һәм паспорт тышлыклары... Шул ук вакытта балалар өчен мастер-класслар оештырыла.
Дина декрет ялында сабын ясау белән шөгыльләнә башлый. Эшләре белән музейга килеп: «Ярминкә уздыру мөмкинлеге бармы?» - дип кызыксына. Нинди ярминкә?! Шәһәрдә хәтта осталар берләшмәсе дә юк икән.
- Кул эшләре белән шөгыльләнүче хатын-кызларны Интернетта эзли башладым. Танышларым арасында да андыйлар бар иде. Аларга берләшергә һәм ярминкә уздырырга тәкъдим иттем, - ди Дина. - Беренче күргәзмәбез шәһәр музеенда 2012 елда узды. Биредәге хезмәткәрләр максатыбыз тормышка ашар дип уйламаганнар да. Хәзер исә берләшмәдә 100ләп остабыз бар.
Һәр күргәзмә-ярминкә очрашу, тәҗрибә уртаклашу өчен сәбәп булып тора. Түбәнкамалылар Алабуга, Яр Чаллы осталары белән дә аралаша. Җыелган керем, нигездә, төрле максатларга тотыла: ярдәмгә мохтаҗ балаларга тапшырыла, киләсе ярминкәне оештырып, реклама өчен түләнә...
«Осталар берләшмә»сен хәзер шәһәрдә беләләр. Мисал өчен, ноябрь ахырында Әниләр көненә багышлап «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы оештырган зур бәйрәмдә алтын куллы хатын-кызлар бик теләп катнашты. 25тән артык мастер-класс уздырылды. Сабантуй, Халыкара балаларны яклау көнендә алар көтеп алынган кунаклар. Җәен еш кына Г.Тукай исемендәге уку һәм ял, Аттракционнар, «Гаилә» паркларына чыгалар. Әмма «Осталар берләшмәсе» хатын-кызларының иң зур теләге - җыелыр өчен үз урыннарын булдыру.
Кышын мондый чаралар «Олимп» сәүдә үзәгендә узачак. Берләшмә әгъзаларының кул эшләрен 23, 24, 29, 30 декабрьдә үзәкнең 2нче һәм 3нче катында күрергә мөмкин. Соңгы яңалыклар, эшләнмәләр турында мәгълүмат берләшмәнең ВКонтакте төркемендә (https://vk.com/unity_nk) бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев