Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Үз студиясен ачарга тели

Полимер балчыкны японнар чәчәкләр ясау өчен махсус уйлап тапканнар. Ул табигый чималдан ясала, бик тә йомшак, кулга ябышмый һәм ачык һавада бер тәүлек эчендә ката. Аның балаларга һәм йөкле хатыннарга бернинди зыяны юк. Күп гүзәл затлар мондый балчыктан нәфис чәчәкләр ясау белән шөгыльләнә. Алинә Зиннәтова да шундыйлардан.

Алинәгә 23 яшь. Бер ел элек ул интернетта «салкын фарфор»дан (полимер балчыкны башкача шулай дип атыйлар) ясалган эшләнмәләрне күреп, аларны ясау ысулы белән кызыксынган. Белеме булмагач, Яр Чаллыда  мастер-класс бирүче останы табып, шунда  барып, өйрәнеп кайткан. Аннары балчыкны кыздыру буенча «Тәмле кашык» дәресенә дә барган.
–Чәчәкләрдән бигрәк, кружкаларны бизәү өчен төрле бизәкләр әвәләргә яратам. Башта гаиләдәгеләргә, якыннарыма ясармын дигән идем. Эшләремнең фотоларын интернетка куйгач, кызыксынып, башка кешеләр дә заказ бирә башлады, – ди Алинә.
Ул чималны интернет аша сатып ала. Балчыктан ясалган чәчәкләрне, курчакларны, тәм-томнарны кружкага махсус җилем белән ябыштыра. Мондый кружкага салкын, кайнар эчемлекләр салырга була. Ул яхшы юыла, тик микродулкынлы мичкә куярга һәм савыт-саба юу машинасында юарга ярамый. 
–Хәзерге вакытта мин декрет ялында. Сабыема 9 ай гына әле. Яраткан шөгылем белән ул йоклаганда яки уйнаганда мәшгульмен. Ирем дә ярдәм итә, һәр эшемә соклана! – дип шатлана Алинә.
Ул шактый остарса да, белем алуын дәвам итә: төрле мастер-классларга йөреп, тәҗрибә туплый. Бигрәк тә танылган Юлия Найдун осталыгына ирешергә тели. 
Алинәнең хыялы – үз студиясен ачып, полимер балчыктан эшләнмәләр ясарга теләүчеләргә дәресләр бирү. 
Фотода: Алинә Зиннәтова.
Фотолар vk.com/id452562856 сайтыннан.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X