Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Яз җитте, нәрсә кияргә?

Кышкы авыр киемне салып, тизрәк җиңел пальто, куртка киясе килә. Тик менә язгы мода ни ди икән? Ул шул ук килеш калдымы, әллә үзгә яклары бармы? Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, дизайнерлар тәкъдим иткән киемнәргә күз салыйк. Пальто төрләре үзгәрешсез диярлек кала, тик менә искечә стиль тәэсире күбрәк булачак. Купшы модельләрне сатып...

Кышкы авыр киемне салып, тизрәк җиңел пальто, куртка киясе килә. Тик менә язгы мода ни ди икән? Ул шул ук килеш калдымы, әллә үзгә яклары бармы? Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, дизайнерлар тәкъдим иткән киемнәргә күз салыйк.
Пальто төрләре үзгәрешсез диярлек кала, тик менә искечә стиль тәэсире күбрәк булачак. Купшы модельләрне сатып алырга ашыкмагыз, киресенчә, гадилек һәм матурлык хөкем сөрә. Модада күбрәк кыска пальтолар булачак. Тегелгән тукымасы төрле - синтепон, драп, йон - иң мөһиме җылы һәм уңайлы булсын. Яңалык та бар: фасоны кимоно рәвешендә булганы уңышлы күренәчәк, бу сезон пальтоларының җиңнәре дә кыскарак. Димәк, озын перчаткалар сатып алырга онытмагыз.
Курткаларга килгәндә, биредә ачык төсләр һәм төрле фасоннарга өстенлек бирелә. Берничә төс кушылмасы, шакмак рәсеме яки башка геометрик фигуралар төшкәннәрен дә икеләнмичә алырга була. Спорт стилендәгеләре аеруча кәттә күренәчәк. Парка дигәннәре (озын куртка) күбрәк, яшьрәк кызларга килешә.
Күннән тегелгән костюмнар һәм плащлар беркайчан да модадан чыкмый. Алар көндәлек тормышта да уңайлы. Фасоннары туры да, биллесе дә булырга мөмкин. Нәрсә дә булса үзгәртәсегез килә икән, төрле төстәгесен сатып алырга мөмкин.
Баш киемнәре исә төрлелеге белән куандыра. Ниндиен телисең, шунысын сайлап ал: беретлар, кепкалар, эшләпәләр, инде берничә сезон дәвамында яулыклар да модада кала бирә.
Сумкаларга килгәндә, аларны киемгә һәм аяк киеменә туры китереп алу мөһим. Тик шулай да, ул төсе, формасы буенча бераз аерылып торырга тиеш.
Аяк киемендә шулай ук зур үзгәрешләр көтелми. Яңалык бизәлешендә һәм төсендә генә. Гади стильне яратучылар каушап калмасын, ул үзгәрми. Ә менә яшьрәк кызлар күн итекләрнең төрле чылбырлар, төрле төстәге «молния»леләре булганнарын алсыннар. Нәфис аякта озын кунычлы итекләр бик уңышлы күренәчәк. Кыска кунычлы итекләр аякны кыскарак итеп күрсәтә, шуңа күрә аларны буйлары озынрак булган хатын-кызларга кию киңәш ителә. «Трактор» табанлы аяк киеме авыр булып күренсә дә, гади булмаган стильне яратучылар өчен - менә дигән табылдык.
Бу язма яңа образ тудырырга ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Тик шуны онытмагыз - кием модалы гына түгел, уңайлы да булырга тиеш. Гүзәл булыйк!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев