Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ясый-ясый шомарасың

Түбән Камада күпме уңган гүзәл зат яши! Тегә, чигә, бәйли, искиткеч тәмле ашлар пешерүче уңганнар бихисап... Чулпан Әнгарова - шундыйлардан, конфетлы чәчәкләр бәйләме ясый. «Феникс» ишегалды клубында педагог-оештыручы булып эшләү белән беррәттән, кул эшләре түгәрәге дә алып бара. - Берничә ел элек бер танышым: «Менә шушы букетны ясый аласыңмы?» -...

Түбән Камада күпме уңган гүзәл зат яши! Тегә, чигә, бәйли, искиткеч тәмле ашлар пешерүче уңганнар бихисап... Чулпан Әнгарова - шундыйлардан, конфетлы чәчәкләр бәйләме ясый. «Феникс» ишегалды клубында педагог-оештыручы булып эшләү белән беррәттән, кул эшләре түгәрәге дә алып бара.
- Берничә ел элек бер танышым: «Менә шушы букетны ясый аласыңмы?» - дип, миңа конфетлы чәчәкләр бәйләме фотосын җибәрде. Бу кадәр матурлыкны ничек ясыйлар икән, дигән уй тынгылык бирмәде, - дип искә төшерә Чулпан.
- Интернетта төрле мастер-класслар табып, алардан карап ясарга өйрәндем. Башта сырлы кәгазьдән («гофра»дан) таҗлар ясала, аларны бер-берсенә беркеткәч, чәчәк хасил була. Ул тимерчыбыктан яки нечкә таякчыктан ясалган сабакка беркетелә. Чәчәк төймәсенә (уртасына) кәнфит ябыштырыла. Чәчәкләр бер бәйләмгә җыелып, бизәлә. Мондый бүләкнең отышлы ягы бар: конфет төймәдән җиңел алына, ә чәчәкләр хуҗасын озак куандыра-чак. Башта танышларга, туганнарга ясап бүләк итә идем, хәзер заказ бирүчеләр дә бар. Хәзер өйрәнә башлагандагы фотоларга карап оялып та куям: ул чакта алар шундый матур булып тоела иде, ул кадәр үк матур булмаганнар икән, - дип елмая Чулпан. - Биюче бии-бии остара дигәндәй, кул да ясый-ясый шомара.
Чулпан бигрәк тә роза һәм лалә чәчәкләрен ясарга ярата. Материалларны Интернет аша сатып ала. Соңгы вакытта кулдан бизәп ясалган тартмага язулы конфетлар салып бүләк итү модага керде. Чулпан ясаган тартмаларның матурлыгына исең китәрлек! Конфетларына исем яки теләк язылган кәгазь ябыштыра. Аларны әнигә, әбигә, укытучыга, әтигә һ.б.га бүләк итеп шатландырырга була.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев