Туган як

Яратудан нәфрәткә кадәр нибары бер адым…

Кайбер очракларда шулай да була икән шул. Казанда очрашып, танышып киткән, тумышы белән Мөслим районыннан булган Сәрия апаны тыңлагач, шушы әйтем искә төште. Мөлаем бу ханымның сабыр савыты тулган, менә-менә түгеләм дип тора. Бераз сөйләшүгә үк, ханымның сабыр савыты түгелде. Әткәй-әнкәй өчен бала, һәрчак бала булып кала шул. Үзе инде...

Кайбер очракларда шулай да була икән шул. Казанда очрашып, танышып киткән, тумышы белән Мөслим районыннан булган Сәрия апаны тыңлагач, шушы әйтем искә төште. Мөлаем бу ханымның сабыр савыты тулган, менә-менә түгеләм дип тора. Бераз сөйләшүгә үк, ханымның сабыр савыты түгелде. Әткәй-әнкәй өчен бала, һәрчак бала булып кала шул. Үзе инде пенсиядә, ире Харис белән яхшы гына яшәп яткан Сәрия апаның күз яшьләре кызы Гөлназ өчен түгелә икән.
Аерылышу дигән яман гадәт татар халкында элек-электән үк хупланмады, әле бүгенге көндә дә сабыр, тыйнак татар кызларының күбесе гаиләләрен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Гөлназ та шундыйлардан икән: 20 ел буе каенанасын, ирен көйли-көйли үзе чиргә сабышкан әнә. Шулай да, әнисе җитәкләп алып кайтмаса, әле һаман да кимсетелеп яшәгән булыр иде. Чирләгәч, кадерен белүче булган дисезме әллә? Шулай булса иде дә ул…
Сәрия апа белән Харис абый ике кыз бала үстергән. Аларны балачактан олыны хөрмәт итәргә, кечене кече итәргә өйрәтеп, йорт тирәсендә кул арасына кертеп үстерәләр. Гөлназ күрше авылдан Хәмис исемле егет белән очрашып, аңа кияүгә чыгарга теләгәч, каршы килмиләр. Булачак кодаларының: «Кызыгызны аңа кияүгә биреп, бәхетсез итәсез», дигән сүзләренә дә колак салмыйлар.
Башта яшь гаилә тату торган кебек була. Тик бу айсбергның өске өлеше генә булган икән шул…
Гөлназга, баксаң, телефоннан сөйләшергә дә рөхсәт булмаган. «Әни, керәләр бугай, башка сөйләшә алмыйм», дип әйтүенә, баштарак әнисе аптырый. Кызының, оныкларының хәлен белергә еш барып йөрсә дә, киявенең ачылып сөйләшмәгәнен күреп торса да, эшләр шулай уктыр дип башына да килми аның. Беренче кызы Адилә тугач, кияү кешенең: «Бу минем балам түгел», дип, сабыйның аягын сындырганын да соңыннан гына ишетә Сәрия апа. Өйдә бетмәс-төкәнмәс эш, балалар өстенә хөкүмәт эшенә дә өлгерә Гөлназ. Авыл җирендә, үзегез беләсез, утырып хәл алырга да вакыт юк. Әле Гөлназ ипине дә үзе сала, малын да үзе карый. Эре терлек аз да түгел, күп тә түгел - җиде баш. Ә кияү дигәне хатынын санлап яшәми, хәтта исеме белән дә эндәшми. Кызның әти-әнисе бу гаиләдәге хәлне белгәч: «Кайт, кызым, тилмереп ятма анда», дип әйтеп карыйлар. Тик кызлары кайтмый, тагын бер бала таба. «Дөньяда тагын бер ятим артты. Әнисе дәваханәдә ятканда яше әле генә тулган олы баланы да без карадык, әтисе килеп тә күренмәде» - ди Сәрия апа.
Ул сөйли дә, сөйли. Мин аптырап, кешеләрнең мәрхәмәтсезлегенә, кансызлыгына исеп китеп, тыңлап утырам. Тормышта шундый хәлләр дә була икән, ләбаса. Мал бүлешә башлагач, балалар хакы да, хатынның авыр операция кичерүе дә исәпкә алынмый икән. Һәм шулай ук ничә ел бил бөгүе дә. Тагын да аянычы, әле бу бәхәскә тиз генә нокта да куелмас кебек.
Автобусым китәр вакыт җиткәч, Сәрия апа яныннан авыр уйлар белән кузгалдым. Баласы, онык-лары өчен ут йотучы ана хәсрәте минем йөрәкне дә сызлата, үземә таныш булмаган ул яшь хатынның һәм ике сабыеның күз яшьләре минем дә җанга тама, бәгырьне өтә кебек.
Сәхифәне Илһамия ГАФФАРОВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: