Туган як

Яратканга көнләшәме

Адәми зат гаилә булып яши башлаганнан бирле киләдер ул көнләшү хисе. Кемдәдер бу чир чама белән булса, кемдер нык көнләшә. Көнләшүне сәбәп итеп, хатынын яки ирен үтергән мисаллар азмыни?

Психологлар көнләшүнең чир икәнен, алай гына да түгел, бик җитди авыру икәнен күптән расладылар инде. Сирәк очракта гына көнләшү яратуны аңлата. Кайвакытта, хатын иренә баш бирмәгән очрак күзәтелә. Ир хуҗа булырга тели, хатын да дилбегәне үз кулына аласы килә. Кайбер ирнең үзенең тышкы кыяфәте яки матди хәле дә көнләшүгә сәбәп булып тора, имеш.
Ире көнләшкән ханымнар гаиләне саклап калырга тели. «Көнләшә – димәк ярата» ди ул. Ир заты көнләшкәндә, беренче эш – сәбәп бирмәскә. Тик безнең чорда бу бик авыр. Чөнки эштә ир затыннан булган хезмәттәшләр бар, урамда, транспортта да телисеңме, теләмисеңме ирләр белән аралашырга туры килә. Ир бик каты дулаганда каршы әйтмәскә өйрәнегез. Монысы инде җиңелрәк. Икенче бүлмәгә чыгып торыгыз, хатын-кызның өйдә дә эше бетмәгән. Ирнең юкка-барга бәйләнүенә дә, артык игътибар бирмәскә өйрәнегез. Иң мөһиме – ирегезне яратуыгызны, башкалар кирәкмәгәнен һәр даим әйтеп торыгыз. Ә инде бу киңәшләр ярдәм итми икән, үзегез башка чараларын табыгыз. Артык көнләшеп, бик еш кул күтәрсә, кирәкме сезгә бу кеше?.. Тормышыгызны куркыныч астына куеп, алга таба да сез бергә яшәргә әзерме?..    
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: