Туган як

Ярап булмады иргә

Күп еллар ялгыз яшәп, картлыкны да ялгызым каршыларга җыенганда очраттым мин аны. Сөйләвенә караганда, берничә мәртәбә өйләнеп караса да, хатыннардан уңмаган, гел җүнсез хатыннар гына очраган үзенә. Югыйсә, бик ипле, җайлы, хатын кадерен белә торган ир икән... Күрәчәкне күрмичә, гүргә кереп булмый, диләрме әле? Минем дә башыма тай типтеме, әллә...

Күп еллар ялгыз яшәп, картлыкны да ялгызым каршыларга җыенганда очраттым мин аны. Сөйләвенә караганда, берничә мәртәбә өйләнеп караса да, хатыннардан уңмаган, гел җүнсез хатыннар гына очраган үзенә. Югыйсә, бик ипле, җайлы, хатын кадерен белә торган ир икән...
Күрәчәкне күрмичә, гүргә кереп булмый, диләрме әле? Минем дә башыма тай типтеме, әллә булган акыл чыга башлаган вакыт идеме, бу иргә кияүгә чыгарга ризалык бир-гәнемне сизми дә калдым. Нәрсә сузып йөрергә, аның да баласы зур, минеке дә - үз тормышларына чумганнар. Кайда яшәрбез, дигән сорау да хәл ителде: ул йортка керүгә каршы. Димәк, аның квартирында яшәрбез. Зурлап туй ясадык, үзенә күрә, сәяхәткә дә барып кайттык. Дөрес, юллама бәясен һәркем үзе өчен үзе түләде. Кияүгә чыгуга, авыл хатыннарына хас булган беркатлы җүләрлегем белән, җиң сызганып эшкә тотындым. Квартирга ремонт ясадык, иске җиһазларны алыштырдык - яшәгән урыныбыз күркәмләнеп китте. Кунаклар килсә дип, савыт-сабаны яңарттык.
Кыскасы, өлкәннәр әйтмешли, «арт якны кашырга да вакыт булмады». Әле тегесе җитмәгәне күренә, әле монысы. Ни әйтсәң дә, кешечә яшисе килә бит. Миңа кадәр килгән хатын өйдән бар нәрсәне җыеп киткән (ир дигәнем шулай диде).
Мин акча эшлим, тик ятучы ирем, «гел өйдә тормыйсың», дип тавыш чыгара.
Җигелеп тормыш йөген тартам, иремә ярыйсы килә, янәсе, яхшы хатын булам. Булды ди, көт! Бар нәр-сәне көйләп, аласын алып, инде хәзер матур итеп яшәп китәрбез, парлап кунакка йөрербез, үзебез дә кунак чакырырбыз дигәндә, ирем кулдан ачкычларны тартып алып, куып чыгарды. Шулай итеп, ярык тагарак янында калдым. Шул кирәк миндәй карт җүләрләргә, беренче очраган ирнең тасма теленә ышанып йөрсәң! «Дөнья малы - дуңгыз каны», дигәндәй, алган әйбергә тү-гелгән акча кызганыч түгел. Дөрес, аларын да сорап караган идем дә, ирем «кәҗә тоягы» гына күрсәтте. Күпме түккән хезмәт кызганыч...
Ирем мине ишектән төртеп чыгаруга, тагын берәүне эләктерде. Дөрес, бу хатыны минем кебек җүләр түгел бугай, өйләнгәненә бер ел, ә тәрәзәләрендә әле һаман мин алып элеп куйган челтәр тора...
Шулай, хөрмәтле хатын-кызлар, без ирләрнең тасма теленә ышанабыз, ә алар моннан оста файдалана.
Исемемне язмыйм, сезнең газета кулына эләксә, үзен болай да таныр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: