Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ял йортыннан үзгәреп

Көзге мәшәкатьләрдән бераз котылгач, ире Рамил Рәзинәнең туган көненә ял йортына путевка бүләк итте. «Кем инде хатынны ялгызын ял йортына җибәрә?» дип бер яктан каенанасы дулады, икенче яктан «өч атнага иреңне калдырып китәргә курыкмыйсыңмы», дип күрше хатыны канга тоз салды-салуын. Мөмкинлек чыкканда нигә бармаска? Ял йортында да Рәзинә кебекләр ял...

Көзге мәшәкатьләрдән бераз котылгач, ире Рамил Рәзинәнең туган көненә ял йортына путевка бүләк итте. «Кем инде хатынны ялгызын ял йортына җибәрә?» дип бер яктан каенанасы дулады, икенче яктан «өч атнага иреңне калдырып китәргә курыкмыйсыңмы», дип күрше хатыны канга тоз салды-салуын. Мөмкинлек чыкканда нигә бармаска? Ял йортында да Рәзинә кебекләр ял итәләрдер әле. Арыган, сызлаган аякларына дәвасы булыр.
«Йорт мәшәкатьләреннән арынып, ял ит, карчык. Монда безнең өчен аптырама, бар да яхшы булыр. Сыерларны саварга Мәнүсә апа белән сөйләштем. Ашарга синең әниең килеп пешереп китәр. 18 елга бер мәртәбә рәхәтләнеп ял итсәң дә ярар» дип, автовокзалда озатып калды ире. Чыннан да, шулай бит, бергә тора башлауларына 18 булды. Ә яңа елга Казанга туганнарына барып кайтуны яки 1 сентябрьгә Вьетнам базарына кием-салым алырга баруны санамаганда, авылдан чыкканнары юк диярлек. Рамил Камчаткада армия хезмәтен үткәндә, ичмасам, ярты Россияне иңләгән. Юк-юкта командировкаларга да барып кайткалый. Ә Рәзинә, мәктәпне тәмамлауга фермага, сыер саварга кергән иде. Колхозлар таралганчы шунда эшләде. Ә хәзер өендә бер ферма малы: 3 сыер, 2 башмак, 60 сарык һәм ишегалды тулы тавык-чебеш, үрдәге, казы...
Ял йортында ике кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Бүлмәдәше аның белән бер яшьлек шәһәр хатыны. Тиз арада танышып та киттеләр. Венера исемле яңа танышы затлы гына бер ресторанда кием биреп торучы (гардеробщица) булып эшли икән. Әңгәмә барышында Рәзинә аның нәфис кулларына, кызыл тырнакларына күз төшергән саен үзенең каралып, яргаланып беткән кулларын кая яшерергә белмәде. Әле кул чепуха булган, аяк киемен салып, яланаягын караватка куеп утыргач, аягы да шундый нәфис булуын күреп, эчтән генә «аһ» итте авыл хатыны. Шул оялудан, йоклаганда да носкиен салмады. Салса, Венера үзенең каралып, яргаланып беткән үкчәсен күрер дип оялды.
Венераның бу ял йортына килүе беренче генә мәртәбә түгел икән. Ул кайда нинди процедуралар алырга икәнен күрсәтеп, Рәзинәне баш табибка ияртеп керде, тегенең белән шактый җайлы гына сөйләшеп, Рәзинәне бар процедураларга да яздырып чыкты.
Беренче көн шуның белән үтеп китте. Икенче көнне Венера Рәзинәне, әрләп дияр-
лек, үзен карап йөрергә күндерде. Беренче эш итеп, сузып салып, кычкырта-кычкырта кашын нечкәртте. Шәһәргә алып чыгып чәчен кистереп аттырды.
Тозлы су ванналарында ятып аяк-кулларын җебеткәч, маникюр, педикюр ясатты. Кыскасы, Рәзинәне «леди» ясарга тырышты. Боларның барысы да акча сорый, ярый әле, ире «кирәге чыгар» дип акчаны шактый мул тыккан иде, яртысы бетте дә китте. Калган акчаны модалы кием кибетендә калдырып чыктылар.
Ялын бетереп авылына кайтканда Рәзинә танымаслык булып үзгәргән. Чамасын белеп кулланган косметика, прическа, Венера белән бергә сайлаган кием аны зәвыклы, гүзәл ханым ясады да куйды. Каршы алырга килгән Рамиленең күзе маңгаена менде. Хатынын яратып кочаклап алгач, 5 мең сумлык хушбуй исеннән башы әйләнде.
Ярты ел буе җыйган акчаларын шулай 18 көндә туздырып бетергән өчен ире ачуланыр дип, куркып көтсә дә, Рамиле, сагынуга түзмичә, кайтыр юлда ук машинасын аулак урынга борды...
Тик шунысы күңелсез тәмамланды, аның яратып сауган өч сыерының өчесе дә хуҗабикәдәге үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәделәр. Алай гына да түгел, француз хушбуе ошамадымы, «Күбәләк» атлысы гомердә булмаганны сөт тулы чиләген дә тибеп аударды.
Ярар, анысына гына түзәргә була. Иң мөһиме, Рәзинәнең яңа прическасы, киеме иренә, улы Фарилгә һәм кызы Айзиләгә ошады. Хатын инде хәзер шушы марканы төшермәскә, төн йокысы исәбенә, үзенә атнасына күпмедер вакыт сарыф итәргә карар кылды. Шулай булмыйни, Яңа елга яңа дусты Венера кунакка киләчәк. Аның күзенә ул элекке кебек тузган чәч, иске халат белән күренмәячәк, монысы бәхәссез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев