Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ябыгыр өчен иң файдалы ризыклар

Кемдер үзеннән канәгать булып яши белә. Авырлыгы бераз артса, яңа кием сатып ала да, тормышка шатлана. Ә менә тазарудан куркып торган гүзәл ханымнарга нишләргә?

Моның өчен диетологлар биш бакча җимешен ашарга тәкъдим итә.
– Брокколи һәм чәчәкле кәбестә картаю-ны тоткарлыйлар һәм организмның эшчәнлеген яхшырталар. 100 грамм брокколи нибары 34 килокалория тәшкил итә, төсле кәбестә – 30 килокалория.
– Шпинатның яшел яфракларында тимер,
кальций, В төркеме витаминнары, аскорбин кислотасы, антиоксидантлар саклана. 100 грамм шпинатта – нибары 17 килокалория, пешкән шпинатта 40 килокалория исәпләнә.
– Помидор витаминнарга һәм минералларга,
антиоксидантларга һәм клетчаткага
бай. Ликопин дигән матдә майларны
тарката һәм ябыгырга ярдәм итә. Пешерелгән помидорда, пастада һәм кетчупта, ликопин күбрәк була. Уртача зурлыктагы бер помидор 35 килокалория
исәпләнә. Әмма кайбер авырулар вакытында табиблар помидор ашарга кушмавын да истә тотарга кирәк.
– Ташкабак исә ашкайнату системасына уңай йогынты ясый. 100 грамм ташкабакта
24 килокалория гына бар.
– Сельдерейның да файдасы бик зур. Ул организмнан агулы матдәләрне чыгара, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, ашыйсы килү хисен киметә. Бер сельдерей сабагында
10 килокалория исәпләнә.
http://tulachi.ru/news/huzhabikilir-kolagina/gzl-zatlar-kolagyina

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев