Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Яңа ел белән!

2016 ел - Маймыл елы килә! Әле генә килгән кебек иде, вакыт ком кебек ага икән, инде 2015 елның санаулы гына көннәре калып бара. Алда 2016 елны каршы алу. Иркенләп ашасыннар, эчсеннәр, берни турында да уйламасыннар, айнымасыннар (шул вакыт эчендә бәяләр артып куя) дип безгә хөкүмәтебез 10 көн ял бирә....

2016 ел - Маймыл елы килә!

Әле генә килгән кебек иде, вакыт ком кебек ага икән, инде 2015 елның санаулы гына көннәре калып бара. Алда 2016 елны каршы алу. Иркенләп ашасыннар, эчсеннәр, берни турында да уйламасыннар, айнымасыннар (шул вакыт эчендә бәяләр артып куя) дип безгә хөкүмәтебез 10 көн ял бирә. Без, бер ел буе ач торган кебек, кибетләрдән капчык-капчык ризык ташыйбыз, иртәгә дөнья беткән кебек өстәл тутырып сый әзерлибез. Һәр якынлашып килүче елны зур өметләр белән каршылыйбыз. Бәлки киләсе ел узып барганына караганда күпкә уңышлырак булыр? Ниндидер яшерен өметләр белән йолдызнамә укыйбыз, анда күңелле хәбәрләр вәгъдә ителсә - сабый баладай куанабыз. Ышанып та куябыз әле, җәмәгать, шулай бит! Киләсе ел маймыл елы булачак. Маймылның да ниндие әле - Кызыл маймыл елы! Бу уңайдан хатын-кызларны бик күп сораулар борчый. 2016 елны каршы алганда табынга ни куярга, ничек киенергә һ.б. Бездә бит «Яңа елны ничек каршы алсаң, ул шулай узачак», - дигән ышану яши.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Маймыл елына йолдызнамә

Бу ел безгә онытылмаслык күңелле вакыйгалар вәгъдә итә. Төрле көтелмәгән борылышларга, үзгәрешләргә, күңелле һәм күңелсез сюрпризларга әзер булып торыгыз. 2016 елда сак булырга, үз мөмкинлекләреңне бәяли белергә кирәк. Ел чама хисен белүчеләр өчен уңышлы ел булачак. Аларга иҗади үсеш тә, карьера үсеше дә, мәхәббәт өлкәсендә дә уңышлар гына вәгъдә итә Маймыл.

Кучкарлар өчен 2016 ел бик актив ел булачак. Тик артыгына тырышмагыз (бу эштә, спортта һәм мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла), тынычландыра торган музыка тыңлагыз, йога белән шөгыльләнегез, табигатькә чыгыгыз. Уңыш нигезе булып үз-үзеңне кулда тота белү тора. Кызганыч, кучкарларның кызу каны еш кына аек акыл белән уйларга комачау итәчәк.

Үгезбозауларга ел уңышлы булачак. Алар үзләренә тормыш девизы итеп "Ал һәм эшлә" принцибына таяна алалар. Җитәкче урыннарда эшләүче үгезбозаулар өчен алга таба да үсәр өчен иң кулай ел. Бу йолдызлык астында туганнарны яңа очрашулар, танышулар көтә. Ялгызаклар үз парларын табарга мөмкин. Әгәр яраткан кешегез бар икән аннан көнләшмәгез, ике арада ышану булырга тиеш. 2016 елда хроник авыруларны дәвалау белән шөгыльләнегез, кан басымына, йөрәк эшчәнлегенә игътибар итегез.

Игезәкләр - ике көймәнең койрыгын бергә тотарга теләп, бар җирдә дә өлгерергә тырышырлар. Тик ике куян артыннан куып, берсеннән дә коры кала күрмәгез. Мең төрле планнарыгызның бары тик берничәсе генә чынга ашачак. Мәхәббәт өлкәсендә игезәкләрне романтик өермә көтә. Парлылар каршына зур сынаулар басарга мөмкин, акыл белән эш итегез. Сәламәтлеккә килгәндә, терәк-хәрәкәт аппаратына, умыртка баганасына игътибар итегез.

Кыслалар тормышларын яңа маҗаралар белән бизәр. Аларда гадәти кысалардан чыгып ни белән дә булса башкаларны шаккаттыру теләге уяныр. Кыслалар яңадан-яңа проектлар өстендә эшләр, яңа танышлар булдырыр. 2016 елда сәяхәт итеп, дөньякүреп кайту мөмкинлеге дә туар. Кызыл маймыл елында бу йолдызлык астында туучылар тәмлетамакка әйләнеп, тазарып китәргә мөмкин. Шуңа бәйле ашказаны белән бәйле проблемалар да туар дип кисәтә йолдызлар.

Арыслан киләсе елда игътибар үзәгендә булыр. Әллә ни тырышлык күрсәтмәсәләр дә уңыш аларга даими елмаер. Тирә ягындагылар аннан көнләшерләр дә, сокланырлар да. Сезгә быел күзләрегезне дәваларга, йөрәк-кан тамырлары авыруларына игътибар итәргә кирәк.

Кызлар өчен Кызыл маймыл елы яңа башлангычлар елы. Үз көченә ышанган кызларны карьера үсеше көтә. Бу ел сезнең өчен яңа дуслар, танышлар булдыру өчен иң кулай ел. Ялгызлар үз парларын табарга мөмкин, бары тик үзегезнең тирәгездәге кешеләргә битараф булмагыз. Сәламәтлек өлкәсенә килгәндә, аларны 2016 елда нерв авырулары, йокысызлык борчырга мөмкин.

Үлчәүләр - Кызыл Маймыл елында керемнәрегез артыр, тормыш хәлегез яхшырыр. Моңа кадәр кулыгыз җитмәгән эшләрне башкарырсыз. Финанс өлкәсендә генә түгел, ә шәхси тормышта да уңыш елмаер. Байлык артыннан куып, сәламәтлегегезне кайгыртырга онтымагыз, быел буыннарны дәваларга кирәк.

Чаян - һәркемнән шикләнеп елын үткәрер, гәрчә моңа җитди сәбәпләр булмаса да. Йолдызлар сезгә урынсыз шикләрдән арынырга киңәш итә, урынлы-урынсыз борчылудан туктагыз. Сәламәтлекне ныгытуга береенче адым - тынычлык һәм үз-үзеңне кулда тота белү.

Укчы - алдына бик күп максатлар куеп "янарга" мөмкин. Үз көчегезгә артык ышанмагыз, вак-төяккә артык игътибар бирмичә, иң мөһименә генә тотыныгыз. Яраткан кешегезнең сабырлыгын сынамагыз, юкса сабыр савыты тулып, түгелергә мөмкин. Сәламәтлегегез турында кайгыртып, буыннарга һәм терәк-хәрәкәт аппаратына игътибар итегез.

Кәҗәмөгезләр өчен дә ел уңыш вәгъдә итә. Бу йолдыз астында туучыларның уөчләре, энергияләре ташып торыр. Алар алларына куйган максатларына ирешерләр. Җәй айларында уңышлы сәфәр булырга мөмкин. Сәламәтлек өлкәсендә проблемалар юк, тик шулай да организмны чыныктыру максатыннан йөзү, биюләр, йөгерү белән шөгылькиңәш ителә.

Сукояр - фән, иҗат өлкәсендә эшләүчеләр, укучылар өчен уңышлы ел булыр. Дуслары, танышлары сукоярларны аңламаска, теләктәшлек күрсәтмәскә мөмкин. Бу йолдыз астында туучыларга йолдызлар мәхәбәт өлкәсендә артык мавыкмаска киңәш итә. Сәламәтлек өстендә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк.

Балыкларга йолдызлар агымга каршы йөзмәскә киңәш итә. Кызыл маймыл сезгә бетон стенаны маңгаегыз белән тишәргә азапланмасагыз гына ярдәм итәчәк. 2016 елда шикле эшләр белән мавыкмагыз. Әгәр ни дә булса барып чыкмаса - аны кырыйга алып торырга кирәк. Сәламәтлек өлкәсендә умыртка баганасына игътибарны арттырыгыз.

Кыланып карыйбызмы?

Яңа елны каршы алганда ел саен нинди дә булса "мөгез чыгарырга" яратучылар шактый. Ел саен бер үк нәрсәне кабатлау кызык түгел. Быел сезгә яңа багу ысулларын тәкъдим итәбез. Ышану-ышанмау сезнең эш, тик кызык өчен кыланып карасагыз ярый.

Мәрҗәннәр белән

Моның өчен кызыл, ак һәм яшел төстәге мәрҗәннәр кирәк булачак. Аларны уч төбенә кысыгыз да, "Яңа елда мине ни көтәчәк?" дип җилкә аркылы идәнгә сибегез (тик кабат бүлмә буйлап эзләп йөрерлек булмасын). Әгәр сезгә иң якыны кызыл мәрҗән булса - бу ел бәхетле һәм бай ел булыр. Әгәр ак мәрҗән якын икән - гаилә корырсыз, яшеле булса - ялгызлыктан күңелсезләнерсез.

Җепләр белән

Ике төрле йон җеп алыгыз, тик бик озын булмасын. Аларны йомгак итеп чорнап, сәгать телләре 12не сугуга алдан әзерләп куелган суга салыгыз. Әгәр йомгак шундук сүтелә башлаган икән - ел бик уңышлы булачак. Сүтелмичә су өстендә калса хәерчелек һәм кңелсез тормыш булыр. Суга салуга төпкә төшеп китсә - ел буе башыгыз чирдән чыкмаячак.

Виноград ашагыз

Алдан ук 12 виноград әзерләп куегыз (тик эреләрне түгел, югыйсә өлгермәячәксез). Төнге сәгать12суга башлауга шул 12 виноградны ашап өлгерергә кирәк. Өлгерсәгез- теләгегез чынга ашачак!

Сөякләр белән

Монысы өчен тавык, үрдәк, куян сөяге кирәк булачак. Яңа ел төнендә аларны ишек артына чыгарып куярга. Иртүк торуга иң береенче эшегез итеп сөякләрне карагыз. Әгәр тавык сөяге юкка чыккан икән - сезгә көтелмәгән җирдән акча керә, үрдәк сөяге югалса - озын озак сәяхәт, кызыклы кешеләр белән очрашулар, куян сөяге юкка чыкса ел эштә һәм мәшкатьтә узачак имеш.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев