Унга барам - уңганчы барам
Бер мәртәбә кияүгә барып кайтканнарның кайберләре әнә шулай ди. Статистика мәгълүматларына күз салсак, соңгы елларда беренче никахларның яртысы диярлек таркала икән. Тик татар халкының "иртә уңмаган, кич уңмас, кич уңмаса - һич уңмас" дигәне дә бар бит аның. Әйе, кияүдән кайткан хатыннарның кайберләре, ире өйләнгәнче, яңадан кияүгә чыгу уе белән...
Бер мәртәбә кияүгә барып кайтканнарның кайберләре әнә шулай ди. Статистика мәгълүматларына күз салсак, соңгы елларда беренче никахларның яртысы диярлек таркала икән. Тик татар халкының "иртә уңмаган, кич уңмас, кич уңмаса - һич уңмас" дигәне дә бар бит аның.
Әйе, кияүдән кайткан хатыннарның кайберләре, ире өйләнгәнче, яңадан кияүгә чыгу уе белән яна. Янәсе, менә, ул төшеп калганнардан түгел, тагын кияүгә чыкты. Ә иренә, начар булгач, баручы да юк. Андый хатыннар интернетта булган танышу сайтларында актив язышучылар, танышу турында игъланнар бирергә яраталар. Шул ук вакытта кайбер ачыкавызлары альфонслар корбаны булып куя.
Кайберләре беренче никахлары таркалгач, озак еллар үзләре генә яшәп ялгызлыкка ияләнә, алар инде янәшәләрендә кеше булуны күз алдына да китерә алмыйлар.
Икенче яки өченче мәртәбә бәхетләрен сынап карарга теләүчеләргә психологлар беренче ирен алыштыруны түгел, ә бәхетле булуны максат итеп куярга тиешләр. Беренче чиратта, һәр ирне дә алдакчы, оятсыз, сәрхүш дип кабул итмәскә. Мондый хатын-кыз үзен-үзе ялгызлыкка этәрә. Икенче никахны чынга ашмас планнар белән кормагыз, үзегезнең нинди адымга барганыгызны тагын бер кат ныклап уйлагыз.
Икенчедән, үзегезнең ирләргә булган ачуыгызны кыз балаларыгызга көчләп такмагыз. Югыйсә, аларның да кияүгә чыга алмый ялгыз калулары мөмкин.
Өченчедән, һәр хатын-кыз үзе идарә итә алырдай, шул ук вакытта акыллы һәм акчалы ир-ат эзли. Тик андыйлар җир йөзендә бик сирәк, булганнары да инде күптән ышанычлы кулларда.
Сер түгел, икенче никах, күп очракта мәхәббәткә түгел, ә үзара килешүгә корыла. Беренче ир белән яшәгәндәге ялгышларны төзәтеп, тормышны яңадан кору өчен тагын бер мөмкинлек. Монда инде ирнең яки хатынның да баласы булырга мөмкин, икесе дә азмы-күпме материаль яктан тәэмин ителгән. Шуңа күрә "синең балаң", "минем акчам, квартирым, машинам" дигән сүзләр еш ишетелергә мөмкин. "Яңа әти"нең бала психологиясенә йогынты ясавын да онытмагыз. Беренче көннән үк аңа "әти" дип эндәшергә кушу, үзе үк баланы читләшүгә этәрә.
Һәм иң соңгысы, бер баскан тырмага кабат-кабат басмаска, үткәндәге ялгышларны кабатламаска кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.9100
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.6800
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.6500
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды»Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...14500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!19000
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды» Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...14500
-
26 февраль 2021 - 10:48Чистайларга барасылар бар икән! Түбән Кама керәшен мәдәни этнографик җәмгыяте уздырган «И керәшенем, асыл бизәгем...» бәйрәмендә Чистайдан килгән кунаклар да катнашты. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде.11700
-
26 февраль 2021 - 11:03Бары теләк кенә кирәк Түбән Кама үзәк мәчете «Намаз – бәхет ачкычы» курсларын башлап җибәрде.11700
-
25 февраль 2021 - 15:17Машина хуҗасы түгел, чокыр «хуҗасы» түли Бер түбәнкамалы юлдагы чокырга төшеп ватылган автомобилен ремонтлау өчен, «Бердәм заказчы дирекциясе»ннән 140 мең сумнан артык акча түләтә.11600
-
25 февраль 2021 - 16:43Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре трассада машина йөртүчегә ярдәм иткән Казан – Оренбург юлында кизү торган Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары – полиция капитаны Руслан Шакиров һәм полиция лейтенанты Алексей Макаров юл читендә авария сигнализациясе кабынган машина торуын күргәннәр.10000
-
26 февраль 2021 - 09:48Җәлеп итәрлек иҗтимагый киңлек булыр Түбән Каманың «Ковер» инициативалар үзәгендә «Кояшлы алан» паркын төзекләндерү һәм аның янәшәсендәге территориядә экстрим-парк төзү проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары булды.9200
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.9100
-
26 февраль 2021 - 10:28Закон сагында Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Түбән Камага килеп, Корабельная урамындагы 13 нче йорттагы тулай торакны караган.8800
-
25 февраль 2021 - 16:40Түбән Кама үзәк хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” конкурсының зональ этабында җиңүгә лаек булган. Марс әфәнде Түбән Кама данын “Җитәкче ир” номинациясендә яклый.6900
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.6800
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.6500
-
27 февраль 2021 - 10:12Бакчада – шугалак «Шинник» бакчачылык ширкәте юлы буенча кайнар су ага. Моны бер түбәнкамалы видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.6000
-
27 февраль 2021 - 10:18Кабатлау комачауламас Бер атна эчендә берничә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда игътибарлырак булуларын сорый.5900
-
26 февраль 2021 - 09:46Тизрәк төзелсен генә! Түбән Камада яңа трамвай линиясе төзелсә, уңайлы һәм экологик чиста транспорт юлы шәһәр территориясенең 70 процент өлешен колачлаячак.5700
-
26 февраль 2021 - 09:39Чистарту корылмалары файдалы Узган елгы күрсәткечләр буенча шәһәребез предприятиеләреннән зарарлы матдәләр чыгу 37 процентка кимегән.4900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика