Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Тутырылган балык

Бүгенге сәхифәбездә без укучыларыбызга елга балыгы тутырырга өйрәтербез. Балыкны тутырганда, күл исе килмәсен өчен, 3 процентлы аш серкәсе салган суда юарга кирәк.

Аннан тиресен ертмыйча гына, балыкның тәңкәсен чистарталар, башын кисәләр, корсагын ярмый гына, баш ягыннан эчен алалар, 4-5 сантиметр киңлегендә түгәрәкләп турыйлар, салкын суда яхшылап юып, иләктә саркыталар. Аннары тиресен ертмыйча, итен нечкә үткен пычак белән кисеп алалар, кылчыкларын чистарталар. Йомшак итне суган, борыч һәм бодай ипие белән 2-3 тапкыр ит тарткычтан чы-гаралар. Аннары, вак кына турап майда кыздырып алгач суган, тоз, борыч, көнбагыш мае, азрак шикәр комы ку-шып, чи йомырка сытып, яхшылап болгаталар.
Әзер эчлекне балык тире-сенә тутыралар һәм өстен пычакны чи йомыкага манып тигезлиләр. Кәстрүл төбенә беренче итеп юылган суган кабыгы, аның өстенә түгәрәкләп тураган кишер, аннары тутырган балык кисәкләрен бер рәт, яңадан – яшелчәләр, өстенә тагын балык тезәләр. Балык күмелерлек кенә кайнап торган су салалар һәм, өстен каплап, сүрән утка куялар да акрын гына кайнатып, 1-1,5 сәгать пешерәләр.
1,5-2,5 килограммлы балык өчен: 200 грамм бодай ипие, 200 грамм суган, 1-2 кишер, 1 чәй калагы шикәр комы, 2 йомырка, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, кирәгенчә тоз, борыч кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X