Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Туңмас өчен нишләргә?

Кышкы кием өч булырга тиеш: трикотаж футболка яки җылы эчке кием (термобелье), свитер һәм куртка.

Әгәр дә сез урамга чыкканчы еш кайнар эчемлекләр эчсәгез, кышын бу гадәтне онытып тору яхшырак. Эш шунда ки, кайнар чәй яки кофе тәэсирендә кан тамырлары киңәя һәм салкында организм тиз җылылыкны югалтачак. Сүз уңаеннан, кышын алкоголь белән дә сак булырга кирәк. Ул, әлбәттә, башта җылытыр, ләкин озакка түгел, шуннан соң тиз туңарсыз. 

Урамга буш ашказаны белән чыгу да зур хата. Кыш көне ризык, автомобиль двигателе өчен ягулык кебек. Ягулык булмаса, җылылык та булмаячак. Шуңа күрә, урамга чыкканчы яхшы һәм калорияле ризыклар ашарга кирәк. Борчылмагыз, бу фигурага тәэсир итмәячәк, чөнки ашаган ризыкның 70 проценты организмны җылытуга китәчәк. Җәйге рацион белән кышкы туклануның бик нык аерылып торуын исәпкә алырга кирәк. Әгәр җәй көне менюның яртысын яшелчә һәм җиләкҗимеш тәшкил итсә, кыш көне ит, май, балык, чикләвек, сыр, бәрәңге, күрәгә һәм банан ашарга киңәш ителә. 

Игътибар итсәгез, хәзер яшьләр муенга шактый калын шарф чорнап йөриләр. Кышкы салкыннарда шарфка яшеренергә кирәкми. Чөнки җылы сулыш тукымага сеңеп, дым бозга әйләнәчәк. Ахырда, боз һавасын сулап, организмга зур зыян килергә мөмкин. Салкыннарда ачык борын белән генә сулыш алырга, ә күкрәк һәм тамакны яулык белән тыгыз итеп урарга кирәк. 

Модалы шарфларны, башлыкларга алыштырыгыз. Салкыннарда баш киемсез йөргәндә, баш мие тамырлары тарая, ә җылы бүлмәдә алар яңадан киңәя. Мондый температура үзгәрешләре кан тамырлары өчен зур стресс. Моннан тыш, түбән температура һәм җил чәчләргә зыян китерергә мөмкин, бу соңыннан чәчнең күпләп коелуына сәбәп була. 

Кышкы кием өч булырга тиеш: трикотаж футболка яки җылы эчке кием (термобелье), свитер һәм куртка. 

Җәй көне тирене кояштан саклаган кебек, кыш көне аны салкыннан сакларга кирәк. Бит тиресе корыланып. купшакланмасын өчен, тышка чыкканчы битләргә майлы крем сөртегез. Һәм моны урамга чыгарга 30 минут кала эшләргә кирәк. Шулай ук, гигиена помадасы һәм кул кремы кышын сезнең иң яхшы дусларыгыз булырга тиеш.

Һәм, ниһаять, шуны истә тотыгыз: әгәр аяклар туңса, бөтен гәүдә дә туңачак. Шуңа күрә салкыннарда җылы колготкилар яки триколар һәм җылы оекбашлар кию мәҗбүри шарт. Кышкы җылы, сыйфатлы су үткәрми торган аяк киеме дә комачауламас. Онытмагыз, кышкы итекләр аякны кысып торырга тиеш түгел, чөнки тар, уңайсыз аяк киеме эчендә аяклар берничә минут эчендә туңа башлый.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев