Туган як

Тормыш түгел инде бу

Беренче иремнән уңмадым. Аннан инде кияүгә чыгып торырга вакыт җитмәде, бала укыттым, фатир-машина алдым. Эштә карьера ясарга кирәк – кая монда кияү турында уйлау! Боларның барысына ирешкәндә – «шалт, Мөхәммәтҗан» – 45 яшьлек юбилеем белән котлыйлар икән!

Инде барысына да ирештем, хәзер үзем өчен генә яши башлыйм дигәндә генә, кыстап-кыстап бер тол ир белән таныштырдылар. Аның да бер кызы, фатиры, машинасы, яхшы гына эше бар. Нинди тай типкәндер шул чакны башка, кияүгә чыгарга ризалык бирдем дә куйдым бит, әй!
Юк, иремне начар кеше дип әйтмим. Ярдәмчел, кешелекле, саран да түгел, барына-югына кысылып та йөрми. Тик гаилә тормышын бәйләп торучы уртак нәрсә, ниндидер очкын юк ике арада. Акчаны, үзебезнекен үзебез тотабыз. Кирәк нәрсәне кем җитешә – шул ала. Гаҗәпләнерсез инде, рәхәтләнеп, савыт-саба ватып, ут чыгарып талашкан да юк.
Яшь вакытта гаилә кору барыбер кызыграк. Гаиләләрне я уртак бала бәйли, я ипотекага алып, бергәләп азаплана-азаплана түләргә тырышкан фатир бар. Ирең эчеп кайтканда, яки акчасы азрак кебек тоелганда: «Аерылам», – дигән уй керсә, икенче яктан, «квартирны бүләсе була, уртак баланы нишләтәбез» дип, уйлана, икеләнә башлыйсың.
Ә без... Бүген аерылып китсәк – һәркайсыбыз үзенең фатирында яши алачак, үзенең машинасында җилдерәчәк.
Мин ирсез калган хатыннарга, әгәр тагын кияүгә чыгарга ниятләре булса, озак уйлап йөрмәгез дим. Балалар да өйдә чит кешене ятсына, яшь барган саен, үзең дә башка кешегә авыррак ияләнәсең икән ул.
Зөләйха К.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: