Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Топиарий – бәхет агачы

Топиарий - бәхет агачы. Бу кечкенә генә агач теләсә кайсы бүлмәнең күрке булып тора. Чәчәк, кофе орлыгы белән бизәлгәннәре бар. Түбәнкамалы Айгөл Ахунова топиарийлар ясау белән берничә ел гына шөгыльләнсә дә, сәнгать әсәренә тиң эшләнмәләре шактый. Топиарийлар белән карынында икенче улын йөрткәндә кызыксына ул. Ясау теләге белән янса да, үзен...

Топиарий - бәхет агачы. Бу кечкенә генә агач теләсә кайсы бүлмәнең күрке булып тора. Чәчәк, кофе орлыгы белән бизәлгәннәре бар. Түбәнкамалы Айгөл Ахунова топиарийлар ясау белән берничә ел гына шөгыльләнсә дә, сәнгать әсәренә тиң эшләнмәләре шактый.
Топиарийлар белән карынында икенче улын йөрткәндә кызыксына ул. Ясау теләге белән янса да, үзен бала тапкач кына сынап карарга була.
- Беренче агачымны бик тырышып ясадым, атлас ленталардан роза чәчәкләре белән бизәдем. Хәзер карыйм да - бигрәк шыксыз булган икән... Әмма моннан соң мине туктатып булмады. Агачлар ясау, төсләрне, формасын сайлау ошый иде, - дип искә ала Айгөл.
Бераз вакыт узгач, ул сизаль (агава үсемлеге яфрагыннан ясалган сүс), полимер балчык һәм башка материаллар файдалана башлаган. Тукымадан ясалган чәчәкләр белән бизәүгә вакыт азрак китә. Ә менә полимер балчык белән озак кайнашырга туры килә: чәчәкне ясау, киптерү, аннан агачка беркетү күп вакыт ала.
Кайчак үзенчәлекле чүлмәккә тап булып, андагы агачның нинди булачагын күз алдына китерә Айгөл. Яки кибеттә матур чәчәкләр күреп, алар белән топиарийны мөмкин кадәр тизрәк бизәргә тели. Тик бу шөгыле өйдәгеләргә комачауламыймы?
- Ирем Ришат, улларым Әмирхан һәм Хәсән өйдәге барлык эшләрдә булыша. Шуңа күрә иҗатка вакыт күбрәк кала. Әмма көндез эшләгәнгә, агачларымны кичен яки төнлә генә ясыйм, - ди алтын куллы хатын. - Һәрберсе күңелемә якын.
Элек чималны табу авыр булган, тимерчыбык, туплар һ.б. кулланырга туры килгән. Хәзер исә кирәк-ярак сатылучы кибетләр бар. Айгөл үз эшләрен, төрле бәйрәмнәр уңаеннан, әнисенә, дус кызына, якыннарына бүләк итә, Интернетта күреп, сатып алырга теләүчеләр дә бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев