Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Тәмле дә, файдалы да икән

Шәһәрдәшебез Гүзәл Шамова файдалы һәм тәмле зефирлар, тортлар, кейкпопслар ясый. Һәм иң мөһимен әйтим әле: аның һәр әзерләгән ризыгы үзе бер сәнгать үрнәге.

Хәзер төрле кондитер эшләнмәләре тәкъдим итүче: төрле кондитер эшләнмәләре ясап, пешереп сатучылар бик күп, кайсын сайларга белмәссең.

Ясалган тортларның, чәкчәк-пирогларның матур бизәлгән булуы белән беррәттән сыйфатлы продуктлардан, чистапөхтә куллар белән ясалуын да телибез. Менә мин сезгә тәкъдим иткән Гүзәл ханым турында һич шикләнми әйтә алам – ул бу санап киткән сыйфатларның барысына да туры килә. Ул ясаган әйберләрне бик яратып ашаганга һәм сабыйлар да үз иткәнгә язам мин моны. Якыннарыгызга туган көннәрендә яки башка бәйрәмнәрдә ел фасылына туры китереп, ашарга яраклы бәйләмнәр бүләк итәргә теләсәгез, нәкъ менә Гүзәл Зөфәр кызы сезгә ярдәмгә килер.

Телисез икән сирень чәчәкләре бәйләме, телисез икән су асты патшалыгы сезнең бәйрәм табынын бизәр. Һәм, әлбәттә, алдан әйтеп киткәнчә, Гүзәл Зөфәр кызы тортлар, кейкпопс, зефир ясаганда бары тик файдалы продуктлар гына куллана. Шуңа күрә аның әйберләрен курыкмыйча балаларга да алырга була. Егерме елдан артык җитәкче органнарда эшләп, лаеклы ялга чыккач та, өйдә кул кушырып утырмый ул. Төп һөнәре дә сәнгать белән бәйле булганга (ул сәнгать мәктәбе директоры) тагын иҗатка чума Гүзәл ханым. Үзен сайлап алган заказчыларының ышанычын аклый ул.

«Минем өчен мин ясаган әйберләрнең тәме дә, бизәлеше дә, составы да тәмле дә, матур да, файдалы да булсын дип тырышам», – ди ул. Үз өстендә эшләвен дәвам итеп, төрле мастер-классларда өйрәнә, үзе дә белгәннәре белән уртаклаша Гүзәл Зөфәр кызы. Ә инде татарның милли ризыкларына өстенлек бирәсез икән – рәхим итегез, тел йотарлык гөбәдия, чәк-чәкләр дә пешереп бирер Гүзәл ханым. Гүзәл Шамова ире Айварга ныклы терәк, ике балага тормыш бүләк итеп, олы дөньяга чыгарган бәхетле әни, бәхетле дәү әни. Синең өчен «Әни» дип өзелеп торучы балаларың, «Дәү әни» дип муеныңа сарылучы оныклар булу, «кадерлем» дип иңнәреңнән кочып алучы тормыш иптәшең булу зур бәхет бит ул. Гаилә бәхете, яраткан эшең булу – бу һәр гүзәл затның хыялы һәм теләге.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X