Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Тирегә игътибар бирик

Яз җитү - кием-салымны алыштыру белән чикләнми. Язгы һава үзгә була. Кышкы җилләр бит-кулларны корытты, төсен үзгәртте. Шуңа күрә, яңа ел фасылына үзебезне әзерлик. Киңәшләрне косметолог Светлана Долженко бирде. - Язын гүзәл затларыбыз нәфис, үзләренә җәлеп итәрлек сөйкемле булырга тели. Моның өчен күп тырышырга кирәк. Бит һәм куллар тиресенә аерым...

Яз җитү - кием-салымны алыштыру белән чикләнми. Язгы һава үзгә була. Кышкы җилләр бит-кулларны корытты, төсен үзгәртте. Шуңа күрә, яңа ел фасылына үзебезне әзерлик. Киңәшләрне косметолог Светлана Долженко бирде.
- Язын гүзәл затларыбыз нәфис, үзләренә җәлеп итәрлек сөйкемле булырга тели. Моның өчен күп тырышырга кирәк. Бит һәм куллар тиресенә аерым игътибар бирү мөһим. Башта аларны әйбәтләп чистартыгыз. Кышын кулланган кремнарны читкә алып куегыз. Әйбәт «скраб» алып, аның белән битегезне атнасына 2-3 мәртәбә юыгыз. Кремның җиңел булганын кулланыгыз. Битне боз шакмакчылары белән сөртү аңа дым өстәячәк. Майлы, кыздырылган, татлы ризыклардан читтәрәк торыгыз, алкогольле эчемлекләр, каты кофе да тирегә тискәре йогынты ясый. Яшел чәй, су күбрәк эчегез, җиләк-җимешләр, яшелчә ашагыз. Уңай үзгәрешләрне ике атнадан ук күрә алачаксыз. Кышын азрак тазарсагыз, берничә килодан котылу җиңеллек хисе китерәчәк. Уңышлар!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев