Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Түбән Кама кызы Айгөл

Минем бүгенге әңгәмәдәшем - Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләүче яшь актриса Айгөл Нәҗипова. Ул - Түбән Камада туып-үскән кыз. Кояш төсле ачык, нәфис гәүдәле, бер генә минут тик тора алмый торган Айгөл шәһәребездәге 2 нче гимназияне тәмамлаган. Аңа үземне кызыксындырган сорауларны бирдем. - Айгөл, Түбән Каманың 2нче...

Минем бүгенге әңгәмәдәшем - Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләүче яшь актриса Айгөл Нәҗипова. Ул - Түбән Камада туып-үскән кыз. Кояш төсле ачык, нәфис гәүдәле, бер генә минут тик тора алмый торган Айгөл шәһәребездәге 2 нче гимназияне тәмамлаган. Аңа үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.
- Айгөл, Түбән Каманың 2нче гимназиясендә укыганда буш вакытыңда ни белән шөгыльләндең?
- Кечкенәдән үк шигырьләр яраттым, спорт, музыка, бию һәм чигү белән мавыктым, мандолинада уйнарга өйрәндем. Безнең гимназиядә җаның теләгән теләсә нинди түгәрәккә йөрү мөмкинлеге бар иде.
- Ә театр сәнгатенә ничек килдең?
- Профессия сайлар вакыт җиткәч, мин үземнең уйларымның гел сәхнә тирәсендә икәнлеген аңладым һәм театр училищесына керү теләге белән яна башладым, минем теләгемә әти-әнием дә каршы килмәделәр. Гимназиядә театр түгәрәгендә алган белемем ярдәм киткәндер инде, мин театр училищесына бернинди каршылыксыз кердем.
- Уку беркемгә дә җиңел бирелми, син училищеда яратып укыдыңмы?
- Казан театр училищесында 4 ел дәвамында укытучыларым биргән белемне бөтен җаным-тәнем белән үземә сеңдереп барырга тырыштым. Бу минем өчен искиткеч еллар булды. Анда алган барлык белемем өчен укытучыларыма зур рәхмәтлемен. Училищеда укыганда күпкырлы талантлы кешеләр белән таныштык, мәсәлән Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Хәлимә Искәндәрова...
- Укуыңны тәмамлаганнан соң сиңа эшне озак көтәргә туры килдеме?
- Укуым беткәннән соң мине Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә чакырдылар. Мин үзем 18 яшьтән үк сәхнәдә, әлегә иң зур ролемне 20 яшьтә башкардым.
- Ә сине нинди роль-ләрдә күрергә була?
- Мин «Банкрот»та - Мәрфуга ролен, «Авыл эте Акбай» да - Чарли, «Гөргери кияүләре»н дә - Үринә, «Ричард III» спектаклендә - Анна рольләрен башкарам.
- Иң яраткан яраткан ролең кайсысы? Ни өчен?
- Иң яратып уйнаган ролем «Ричард III» спектаклендәге Анна. Чөнки эшкә урнашканда бу роль минем өчен иң зур, иң авыр, катлаулы иде. Алай булса да, үземне бу рольдә эмоциональ яктан күрсәтә алдым. Анна белән минем холкым арасында охшашлык бар төсле.
- Сине Илназ Сафиуллин башкаруында «Аерылмагыз» җырына төшерелгән клипта сөяркә ролендә күрәбез. Ә тормышта син сөяркәләргә нинди карашта?
- Бу бары мин башкарган роль, ә сөяркәлекне мин хупламыйм. Бу кешенең бәхетенә тыкшыну дип саныйм.
- Сәхнәгә чыгу синең өчен нәрсә ул, син бу вакытта ниләр кичерәсең?
- Сәхнәгә чыгар алдыннан ниләр генә кичермисең диеп сора син. Төнге йокы да, ашау да икенче планга күчә бу вакытта. Әйтерсең лә, мин үзем башкарган роль героеның тормышын дәвам итәм. Уйнаган персонажымның кичерешләрен үзем аша үткәреп, кешегә җиткерә алсам, бу минем өчен бәхет. Бигрәк тә тамашачы синең уйнаганыңны тып-тын калып караса, сокланса, мин бик шатмын. Тамашачылардан иң зур бүләк - алкышлар. Тамашачы кул чапканда мин зур ләззәт кичерәм. «Рәхмәт сезгә , яратканыгыз өчен», дип эчемнән кат-кат кабатлыйм. Шулай ук, гел әти-әниемә рәхмәтемне әйтеп торам. Алар миңа терәк булган өчен, аларга зур рәхмәтлемен!
Айгөл бу казанышларда гына туктап калмаган. Казан федераль университетының татар әдәбияты тарихы һәм теориясе кафедрасында укый. Югары белемле кеше туган телен, бигрәк тә әдәби-ятын тирән белергә тиеш, дип уйлый ул. Мин әңгәмәдәшемнең алдагы планнарына, омтылышларына, укымышлылыгына таң калып утырдым. Ул әле гитарада уйнарга да өйрәнә, үзендә яңадан-яңа талантлар ачырга тели. Айгөлнең югары үрләрне яулаячагына шигем юк. Уңышлар сиңа, Айгөл!
Гүзәлия Мифтахова,
Казан федераль университетының журналистика бүлеге студенты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев