Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ташкабак икрасы

Бакчаларда ташкабак котырып үсә. Аны кыздырып та ашыйлар, коймак та пешерәләр. Ә менә Ләйсән Әхмәтҗанова гаиләсе ташкабак икрасы ярата. Рецептын Ләйсән ханым безгә дә язып җибәрде.

Ташкабак икрасы өчен 3 килограмм чистартылган ташкабак, 0,5 кило­грамм суган кирәк булыр. Шулай ук, 250 грамм майонез, 300 грамм по­мидордан ясалган соус, 150 грамм үсемлек мае әзерләгез.

Ташкабакны һәм суганны ит тарткыч­тан чыгарыгыз, кәстрүлгә бушаты­гыз. Газ плитәсен кабызып, кәстрүлне аның өстенә куегыз, майонез, по­мидордан ясалган соус, үсемлек мае өстәгез. Кайнап чыккач, сүрән утта 1 сәгать кайнатыгыз. 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы, 1 чәй ка­шыгы кара борыч, 2 лавр яфрагы, 1 аш кашыгы аш серкәсе салып, тагын бер сәгать кайнатыгыз. Аннары кечкенә банкаларга кайнар килеш салып, юрган белән яхшылап томалагыз. Суынгач, банкаларны караңгы, салкынча урынга алып куегыз.

Лилия Заһретдинова

Л.Әхмәтҗанова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев