Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Тары ярмасы һәм кабак белән сөтле аш

Бу сәхифәбездә дә онытыла барган татар халык ашларының берсен язып китәбез. «Тансыкка – тары өйрәсе» дигәндәй, бәлки кайберегезгә ошап куяр.

Безгә: 300 грамм сөт, 80 грамм су, 100 грамм кабак, 100 грамм бәрәңге, 40 грамм тары ярмасы, 10 грамм сыер мае, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак. Бераз су кушылган кайнап торган сөткә яхшылап юылган тары ярмасы салалар. Ярма пешеп тарала башлагач, шулпага шакмаклап туралган бәрәңге белән кабак салып җибәрәләр. Аш пешеп җиткәндә тоз сибәләр һәм акрын гына кайнаталар. Пешеп җитәргә 3-4 минут калгач, атланмай салалар.

фото:https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев