Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Тапларны ничек бетерергә?

Бу хакта бәлки укыган, ишеткәнегез булса да, тагын бер кат исегезгә төшереп китәбез.

Киемегезгә үлән табы тисә, аны шунда ук одеколон сөртеп бетереп була. Ә инде тап кипсә, одеколонга (30:10 исәбеннән) нашатырь спирты кушарга кирәк.
Чәч буяганда киемгә тамса, водород перекисе һәм нашатырь спиртын бергә-бер кушып, тап булган урынны әлеге катнашмада чылатылган чүпрәк белән сөртеп, чистартып карагыз.
Әгәр идән җәймәсенә май тамса, кер юу порошогына бензин кушып, 7 сәгатькә (яисә, бер төнгә) калдырырга кирәк. Аннары кайнар су белән юып алырга.
Буяу һәм гуашь табын бетерер өчен кер юу порошогын салкын суда җебетеп, тап булган урынга сөртеп куегыз. Кипкәннән соң, щетка белән ышкып чистартырга кирәк
Әгәр киемгә кан тамса, аны башта салкын суда чайкагыз, аннан соң, кер сабыны белән юыгыз.
Киемгә сагыз ябышса, суыткычның туңдыру бүлегенә тыгып куегыз. Аннан сак кына кырып алыгыз.
Шоколад табын бетерер өчен, 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз кушыпболгатыгыз да, шул суда таплы киемне юып карагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев