Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Таныш булыгыз: Айгөл Мөбәрәкҗанова

Изолоннан матур чәчәкләр ясаучы, ике кызына матурдан матур сумкалар бәйләүче, тәмледән тәмле тортлар пешереп гаиләсен сыйлаучы уңган хуҗабикә ул.

Күргәнегез бардыр, соңгы вакытларда изолон дигән материалдан ясалган чәчәкләр, яктырткычлар модага керде. Шактый түземлек сорый торган бу четерекле эшне һәркем дә башкарып чыга алмый, минемчә. Мондый чәчәкләр ясарга түземлек, сабырлык, осталык һәм, әлбәттә инде, талант кирәк.
Шәһәрдәшебез Айгөл ханым да ясый андый матур чәчәкләрне. Сөйләвенчә, икенче кызы Сәмирә белән декрет ялында утырганда ясый башлый ул мондый яктырткычларны. Башта гадирәк чәчәкләр ясаса, кул ияләнгәч «ночник»лар ясый. Кирәк булгач, электр чыбыкларын да үзе тоташтырырга өйрәнә. «Чәчәкләр ясаганда махсус эш кораллары, нык төгәллек кирәк, юкса бер минутта башланган эшең юкка чыгарга да мөмкин», – ди үзе.


Замана алга бара. Бүген кирәкле, матур, популяр булган нәрсә иртәгә инде кулланыштан төшеп калырга да мөмкин. Айгөл дә замана белән бергә атлый. Яктырткычлар белән бергә кыз балаларга матур-матур чәч кыстыргычлары ясый. Соңгы араларда торт пешерү һәм бизәү серләренә төшенә ул. «Мин өйдә тик утырырга яратмыйм. Тик торсам, кулым кычыта башлый. Интернетка «чумып» башка гүзәл затларның эшләрен күрәм дә, үземнең дә шуны ясап карыйсы килә башлый» – ди ул.

Менә бит әле, әйтергә оныта язганмын, ул бит әле калын җепләрдән матур балалар сумкалары да бәйли. Амилия белән Сәмирә балалар бакчасында нәниләрне генә түгел, апаларының да күзләрен кыздырып, әниләре бәйләгән сумка-рюкзаклардан йөриләр.
– Яктырткычлар өчен изолонны Ижау шәһәреннән махсус кайтартсам сумка бәйләр өчен җепләрне үзебезнең шәһәр кибетләреннән сайлыйм. Үрнәкләрен интернеттан карыйм да, үземчә үзгәртеп бәйлим, – ди Айгөл ханым, – тик торсам минем кулым «кычыта» башлый, – дип дәвам итте ул. – Кечкенәдән үк инде үземчә кул эшләре тота идем. «Крестик»лап чигү дә чиктем. Сигез яшемдә апам туена сәйләннән сөлге чиктем. Хәйран гына матур чыкты.


Бу бар кул эшләнмәләре аның бары тик мавыгуы гына. Ул шәһәрнең иң куәтле «химия» предприятиесендә эшли. Ике кызы – Амилия белән Сәмирәгә кайгыртучан, үрнәк әни, ире Рәмиснең уң кулы, таянычы. «Вакыт җитми, эштә арып кайтам» дип кул кушырып утыруны, гомумән, аңламый Айгөл. «Ничек барына да өлгерәсең, армыйсыңмы?» – дигән соравыма: «Үз эшеңне яратканда, бирелеп эшләгәндә барысына да өлгерергә була. Мин тик утыра белмим», – дип мөлаем гына елмаеп җавап бирде ул.
«Алма агачыннан ерак төшми» диләр. Айгөлгә талант әнисе Дамирә Ситдиковадан күчкәндер. Ул да бит кул эшләре тотарга ярата. Аның чиккән картиналары теләсә кайсы күргәзмә түрендә урын алырлык. Бәлки киләчәктә әниле-кызлы Айгөл һәм Дамирә ханымнар кул эшләреннән шәхси күргәзмә дә оештырырлар әле. Без үз чиратыбызда алар
га хатын-кыз бәхете телик, иҗат чишмәләре саекмасын, яңадан-яңа әйберләр ясарга өйрәнеп, шәһәрдәшләрне сөендерсеннәр.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X