Туган як

Табигатьтән илһам ала

Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!

Эльвира да бу шөгыленә декрет ялында утырганда алынган. Танышында сабыннан ясалган чәчәк бәйләмен күреп, шаккаткан, якыннарына да ясарга теләгән. «Теләгән – морадына ирешер», дигәндәй, махсус сабын һәм башка кирәк-яраклар табып, сатып алып, эшкә тотынган.
Дусты белән интернеттан бар нечкәлекләрен өйрәнгәннәр. Көннән-көн остарак, матуррак, зәвыклырак бәйләмнәр килеп чыга башлаган. Кешеләр мөрәҗәгать итә башлаган.
– Илһамны табигатьтән алам, чөнки андагы төсләр дә, чәчәкләр үзләре дә рухландырып тора. Аннары мин кайчандыр рәсем сәнгате буенча белем алдым. Әнием дә төпле киңәшләрен биреп тора. Алты яшьлек кызым дә рәсем ясау белән мавыга, миңа да ярдәм итә башлады. Яшь ярымлык улыма кадәр чәчәккә сузыла, ләкин, күбесенчә, вата гына әле, – ди Эльвира.
Кайбер бәйләмнәр тиз арада ясалса, кайберләренә илһам килгәнен көтәргә кирәк. Ул илһам дигәнең төнлә килсә дә, асылбикәбез сикереп торып, эшкә тотына. Һәр композициягә уртача өч сәгатьләп вакыт китә.
Эльвира бер кызык очракны да искә алды. Бервакыт шулай бәйләмне клиентка җибәргәч, анысы шалтыратып: «Ком-позиция эчендә сыңар бала оекбашы ята. Бу шулай булырга тиешме?» – дип сораган. Баксаң, улы, әнисе күрмәгәндә, бәйләмне үзенчә «матурлаган».
– Чәчәкләр гади сабын кебек суда эри, алар белән юынырга мөмкин. Хуш исле. Мондый чәчәкләр биш ел дәвамында шатландырып тора әле. Тузанын салкын фен белән чистартып аласыз да, алга таба сокланыгыз, – дип аңлата Эльвира.
Хәзерге вакытта ул дизайнер белгечлеге буенча белем алу белән мәшгуль.

Лилия Заһретдинова

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: