Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Сөялне ничек бетерергә?

«Бакча эшләре башландымы, кулларыма сөял чыгудан җәфаланам. Куыгы шартлап, ачык ярага әйләнә, әрни. Мондый чакта нишләргә? Равия». Һәр кешенең, гоме-рендә бер генә мәртәбә булса да, кулына сөял чыга. Сулы сөял булганда кызгылт яки үтә күренмәле сыекчалы куык барлыкка килә. Беренче карашка зур булмаган бу проблема күп кенә уӊайсызлыклар тудыра. Шулай...

«Бакча эшләре башландымы, кулларыма сөял чыгудан җәфаланам. Куыгы шартлап, ачык ярага әйләнә, әрни. Мондый чакта нишләргә?
Равия».
Һәр кешенең, гоме-рендә бер генә мәртәбә булса да, кулына сөял чыга. Сулы сөял булганда кызгылт яки үтә күренмәле сыекчалы куык барлыкка килә. Беренче карашка зур булмаган бу проблема күп кенә уӊайсызлыклар тудыра. Шулай да сөялне өйдә дәвалап була. Әмма кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, хәл катлауланырга мөмкин.
Сулы сөялне тизрәк дәвалый башлау мөһим. Башта кулларыгызны сабын белән әйбәтләп юыгыз, аларны дезин-фекцияләгез. Гади энә алып, спирт яки башка антисептик белән чистартыгыз, аннан сак кына куыкны кырыйдан тишегез. Сөял зур булса, берничә мәртәбә төрле урыннарга кадагыз. Тишү тирегә тизрәк төзәлергә ярдәм итәчәк. Чиста бинт кисәге белән әкрен генә басып, куыктан сыекчаны чыгарыгыз.
Бактерияләргә каршы май сөртеп, кулыгызны бәйләгез. Пластырь ябыштырган очракта астына мамык, бинт яки чиста тукыма кисәге куярга мөмкин. Яраны көненә бер-ике мәртәбә чистартып, бәйләп торыгыз. Икенче-өченче көнгә сөял тиресе тулысынча төзәлергә тиеш.
Исегездә калдырыгыз!
Сөялгә салкын куюдан файда юк, киресенчә, түбән температура тирегә зыян китерергә мөмкин.
Яраны су белән юарга киӊәш ителми - инфекция керү куркынычы бар.
Сөял шартласа, табибка мөрәҗәгать итү хәерлерәк булыр. Мондый мөмкинлек булмаса, яраны водород перекисе белән эшкәртегез: ул бактерияләрне юк итеп, яраны пычрактан арындыра.
Иӊ мөһиме: мондый газапларны күрмәс өчен, кулыгызга перчатка киеп эшләргә тырышыгыз.
http://kosmetsovet.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев