Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Суыткычны ничек юарга?

Суыткычсыз өй, фатир юктыр инде хәзер. Кибеттән кайтуга, ризыкны шунда куябыз. Көн дәвамында ничә генә тапкыр ачабыз икән аны? Әмма вакытлар узу белән, суыткычның тышы элеккечә ялтырамавына, ә эченнән ниндидер ис килүенә игътибар итәбез. Гадәттә, тапларны тиз генә сөртеп алырга ияләнгәнбез. Чынлыкта, суыткычны кайчан һәм ничек юарга кирәк соң?

Белеп торыгыз: суыткычны сатып алуга ук, кабызганчы юу мөһим. Кибеттә торган вакытта ул һавадагы бактерияләрне үзенә сеңдерә. Кешеләр кулларын да юмыйча, ишекләрен ачып карыйлар. Шуңа күрә, сатып алынган суыткыч фатирга пычрак килеш китерелә дип әйтә алабыз. Аны сабынлы су, сода эремәсе ясап, йомшак губка белән юарга мөмкин. Аннары суыткыч һәм туңдыргыч бүлекләрен яхшылап корытыгыз һәм суыткычны кабызыгыз.
Озак вакыт хезмәт иткән җиһазның тышын сабын, шулай ук сода эремәсе белән чистартырга мөмкин. Ә менә эчендә пычрак кына түгел, ис тә барлыкка килә. Анысы инде суыткыч эчендәге бар ризык исе кушылмасы, бактерияләр чыганагы дисәк тә була. Истән ничек котылырга?
– Бу эштә еш кына гади лимон согы ярдәм итә. Берничә лимон сатып алып, турагыз, кисәкләре белән пычранган урыннарны сөртеп, бер сәгатькә калдырыгыз. Аннары сулы губка белән суыткыч эчен сөртеп алыгыз. Лимон истән һәм начар бактерияләрдән коткара.
– Суыткычны водород перекисе белән чистартып та була. Перекиська чылатылган губка белән пычрак урыннарны ышкыгыз. Начар иснең юкка чыгуын
да сизәрсез.
– Сода да ярдәмгә килер. Беренчедән, ул пычрак урыннарны яхшы чистарта, икенчедән, исне бетерә.
– Суыткычтагы исне бетерер өчен аш серкәсе кулланырга мөмкин. Серкәне су белән 1:1 кушыгыз, аннары бу кушылма белән суыткычны эчтән дә, тыштан да яхшылап сөртеп алыгыз.
Иң яхшысы – суыткычның пычранганын көтмичә, кухняны җыештырган вакытта, аны даими сөртеп, эчендәге бозылган ризыкны вакытында ташлау. Юганда исә кулыгызга перчаткалар кияргә онытмагыз. Суыткычны сүндереп торыгыз, туңдыргычтагы бозны тулысынча эретегез.
https://yandex.ru/.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев