Туган як

Симерергә теләсәгез, фаст-фудны күбрәк ашагыз

Борынгы Кытай философы Конфуций: «Әгәр кеше үзенең ялын тәртипсез үткәрсә, дөрес тукланмаса, чамадан артык эшләсә, ул кешене авыру үтерәчәк», дип язып калдырган. Без шуларның берсенә тукталып, дөрес туклану хакында сөйләшик әле. Чөнки сер түгел, соңгы вакытта яшьләрнең күбесе фаст-фудка күбрәк өстенлек бирә. Я кетер-кетер чипсы, сохари кимерә, я ролл ашый,...

Борынгы Кытай философы Конфуций: «Әгәр кеше үзенең ялын тәртипсез үткәрсә, дөрес тукланмаса, чамадан артык эшләсә, ул кешене авыру үтерәчәк», дип язып калдырган. Без шуларның берсенә тукталып, дөрес туклану хакында сөйләшик әле. Чөнки сер түгел, соңгы вакытта яшьләрнең күбесе фаст-фудка күбрәк өстенлек бирә. Я кетер-кетер чипсы, сохари кимерә, я ролл ашый, шаурма сатып ала. Адым саен ачылган суши-барлар, шаурма сату павильоннарын күреп, моның белән үзегез дә килешәсездер. Керем кермәсә, ягъни сатып алучылары булмаса, алар яңгырдан соң чыккан гөмбәләрдәй тиз үрчемәс иде. Алардагы антисанитариягә күз салып тормыйча гына, ризык сыйфаты турында сөйләшик әле.
Бу төр ризык кеше сәла мәтлегенә зур зыян ки-терә. Аларда шикәр, тоз һәм авыр майлар бик күп санала. Ләкин, шуңа да карамастан, Россиядә фаст-фуд белән тукланучылар артканнан-арта бара.
Гамбургерлар, чизбургерлар, фри-бәрәңгеләр һ.б. керә моңа. Аларда «транс-жиры» дип аталган майлар нормадан күпкә артык булганга, фаст-фуд яратучыларга симерү куркынычы яный. Диетологлар гел кисәтеп торса да, бу хакта ишетүче генә юк.
Аларның күбесе ак оннан ясала, ә ак онда, файдалы клетчаткага караганда, зыянлы углеводлар күбрәк.
Фаст-фуд әзерләгәндә тәм көчәйткеч тәм-ләткечләр чамадан тыш күп салына. Болары да организм өчен зыянлы булып, иң куркынычы, ияләнүгә китерә икән. Менә шуңа да инде чипсыларны, гамбургерларны ашаган саен ашыйсы килеп тора.
Бер генә фаст-фуд ризыгында да файдалы матдәләр юк, аларны даими ашау организмда витаминнар кытлыгына китерә. Моның шулай икәнен белә торып, телевизорлардан аларны рекламалауны дәвам итәләр. Юкса, социологлар фаст-фуд рекламасын алкогольнеке белән бер дәрәҗәдә дип тапканнар. Яшь буынның сәламәтлегенә зыян китерә торган ризыкның әлеге төрен куллануны тыю турында кайбер депутатлар сүз кузгатып карады. Тик төп максат күбрәк акча эшләү булган бизнесменнарны кайгыртучылар алар авызын тиз томалады. Ә сәүдәгәрләр акча артыннан куа, алар кеше сәламәтлегенә зыян салулары хакында уйлап та карамыйлар.
Кеше организмы өчен зарарлы булган «фаст-фуд» җитештерүчеләрнең күбесе натрий глутаматы куллана икән. Шушы өстәмәгә ияләшү кешедә даими рәвештә «тиз тук-лану» пунктларында тамак ялгау гадәтен барлыкка китерә.
Натрий глутаматы консервлар, паштет, колбаса, халык телендә «бич-пакет» дип аталган тиз әзерләнә торган токмач җитештерүдә, чипсы сохарилар әзерләгәндә кулланыла.
Кибеттән ризык сатып алганда аның кабындагы язуларга игътибар итегез. Алар, билгеле, бик вак хәрефләр белән язылган һәм төрле хәрефләр белән кодлаштырып яшерелгән була. Карчык-корчыкларның күз күрүе начарланса да, яшьләр аларны укый ала әле. Бер капта да пальма мае, натрий глутаматы дигән язу күрмәссез күрүен. Ә анда, алда әйткәнемчә, бары тик саннар һәм хәрефләр белән генә языла. Шуларның берсен булса да исегездә калдырыгыз: Е индексы булса - бу ризыкта сәламәтлек өчен зыянлы өстәмәләр бар дигән сүз.
Язмамны Гиппократ сүзләре белән тәмам-лыйсы килә: «Кеше туганда сәламәт булып туа, әмма аның бөтен авырулары азык аша керә». Бу хакта онытмасагыз иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: