Туган як

Шундый тормыш та була…

Иремә дә миңа да - 22шәр яшь, өйләнешкәнгә 3 ел, әлегә балабыз юк. Булмавы яхшыгадыр да әле. Чөнки ирем белән көн дә диярлек талашабыз. Әлегә сугышуга ук барып җитмәдек, тик болай дәвам итсә, анысы да ерак йөрмәс. Сезгә кызык тоелыр, тик икебез дә үлеп көнләшәбез. «Көнләшә - димәк, ярата», дигән...

Иремә дә миңа да - 22шәр яшь, өйләнешкәнгә 3 ел, әлегә балабыз юк. Булмавы яхшыгадыр да әле. Чөнки ирем белән көн дә диярлек талашабыз. Әлегә сугышуга ук барып җитмәдек, тик болай дәвам итсә, анысы да ерак йөрмәс. Сезгә кызык тоелыр, тик икебез дә үлеп көнләшәбез. «Көнләшә - димәк, ярата», дигән сүзләр безнең хакта әйтелгән кебек. ЗАГСта язылышканчы да аның янына бер кызны да якын китермәдем. Егетем дә кимен куймады, автобуста берәрсе миңа күз ташласа да, тотып тукмый иде.
Шул чир күп очракта безнең талашка сәбәп булып тора. Тәртибе белән сөйлим әле: әйтик, бер көнне ирем янына эшенә керсәм, оялмый да, кибет уртасында бер чәчбине арттан кочаклап тора. Әйтергә онытып торам икән, спорт товарлары кибетендә сатучы ул минем. Моны күрүгә, керә-керешкә үк икесен ике якка болгап аттым. Теге кыз елый, ирем сүгенә… Шул тавышка кабинетыннан чыккан кибет директоры сакчыларны чакырып китерде дә, тегеләре мине этеп-төртеп кибеттән чыгарып җибәрде. Хәзер мин күренүгә үк, ишек янына килеп басалар. Соңыннан аңлаштык тагын - ирем теге кызга куртка кидергән вакыт булган икән, кавалер янәсе… Бирермен мин аңа кавалерны! Теге кызын да әйтер идем - кибет тулы сатучы, ә аңа минем иремә бәйләнергә кирәк! Өйгә кайткач тагын бераз «пар» чыгардык та, икебез дә тынычлап кочаклашып ятып йокладык үзе.
Мин генә түгел, ирем дә кимен куймый. Мин мәктәптә эшлим, өлкән классларда да дәресләрем бар. Укучы егетләрдән көнләшеп җаныма тия. Мәктәпкә барганда кыска итәк кияргә, чәч ясатырга, бизәнергә ярамый. Бизәнгәнне күрсә, өстерәп диярлек душ астына кертә. Укытучы булгач, кешечә күренәсе килә бит, мәктәп бәдрәфендә бизәнәм. Трамвай-автобуста да йөрергә ярамый, иртән эшкә китереп куя, дәресләр беткәч, үз эшеннән соң килеп ала. Вак-төяк сатып алырга бергә йөрибез. Әле анда да талашырга сәбәп табылып кына тора. Безнең «разборка»ларның савыт-саба кибетенә файдасы зур: талашканда мин чынаяк бәрсәм, ирем тәлинкәгә үрелә.
Шулай яшибез. Аерылышырга уйламыйбыз, чөнки бер-беребезне яратабыз. Минем әни: «Бер-берегезгә зыян салып, суд юлында йөргәнче, яхшы чакта аерылышыгыз», дип тукып тора. Иремне яратам, аннан башка яшәүнең рәхәте юк, тик көнләшүдән туктый алмыйм. Ул да шулай ук…
Гөлгенә К.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: